ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков #БЕЗБЕРГӘ премиясенең төбәк этабы җиңүчеләрен бүләкләде. Очрашу ачык диалог форматында узды, анда катнашучылар үз проектлары турында җентекләбрәк сөйләделәр.
«Без яшьләребезнең иҗтимагый тормышта никадәр катнашканын һәм ярдәмгә мохтаҗ булганнарга ничек борчылуын һәм ярдәм итүен күрәбез. Бүгенге көндә Татарстанда 119386 волонтер исәпләнә. #БЕЗБЕРГӘ Халыкара Премиясенең максаты - Россиядә һәм дөньяда кешеләргә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән әһәмиятле инициативаларга ярдәм итү. Ул Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшли башлады. Без #БЕЗБЕРГӘ премиясенең төбәк этабы җиңүчеләрен бүләкләдек. Алар бик талантлы кыз-егетләр, без киләчәктә дә ул проектларга ярдәм итәчәкбез», - дип билгеләп үтте Ринат Садыйков.
Быел Татарстан Республикасыннан 231 гариза бирелде, шуларның 43е региональ этапта җиңүче булды, ә федераль этапка республикадан 2 проект эләкте:
«Тормышны кадерлибез» проекты белән Илнар Зиннәтуллин. Проект волонтерлар трегында, «#БЕЗБЕРГӘ – Россия» номинациясендә тәкъдим ителә. Проект гуманитар ярдәм күрсәтү һәм хәрбиләргә ярдәм итү үзәген булдыруга юнәлдерелгән. Шулай ук проектның максаты - сугышчыларга ярдәм итәчәк волонтерлар командасын булдыру.
«АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды проекты «Благопредпрениматель» проекты белән «Мөмкинлекләр иле» номинациясендә тәкъдим ителде.
Проект балаларның финанс грамоталылыгын арттыру максатыннан төзелгән. Аның кысаларында онлайн форматта практик-ориентлы уку оештырылачак. Балалар үз бизнес-планнарын төзиячәкләр, яклаячаклар һәм гамәлгә ашыру өчен финанс ярдәме алачаклар. Яшь эшмәкәрләргә экспертлар ярдәм итәчәк, алар продукцияне ничек дөрес җайга салырга яки теге яки бу хезмәт күрсәтергә кирәклеген әйтәчәк.
Җиңүчеләрне декабрьдә Халыкара волонтер көненә багышланган #БЕЗБЕРГӘ халыкара гражданлык катнашу форумында игълан итәчәкләр.
Иреклелеккә (волонтерлыкка) ярдәм итү «Мәгариф» милли проекты кысаларында башкарыла.