Көзге каникулларда Татарстан лагерьларында 19 мең бала һәм яшүсмер ял итте

2023 елның 10 ноябре, җомга

Көзге каникулларда лагерьларда Татарстаннан 19 меңгә якын бала һәм яшүсмер ял итте, шуларның 6 меңнән артыгы шәһәр читендәге учреждениеләрдә һәм 13 меңгә якыны көндезге лагерьларда. Алар арасында ата-аналары мобилизацияләнгән 700 дән артык бала бар.

«ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы коллегалары белән берлектә без 380 балалар ялы оешмасында 19 меңгә якын баланы ял итүнең төрле формалары белән колачлый алдык. Традиция буенча, көз көне мәктәп яны лагерьлары аерым роль уйный, анда 13 меңгә якын бала ял итә. «Яз» республика үзәге белгечләре белән бергә ял итү учреждениеләренә берничә күчмә тикшерү үткәрделәр. Җитди хокук бозулар ачыкланмады, ә калганнары шунда ук бетерелде», - дип аңлатты ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков.

Көзге каникуллар чорында 38 балалар сәламәтләндерү лагеренда Халыклар бердәмлеге көненә һәм ТР Конституциясе көненә багышланган чаралар узды, аларда 4 меңгә якын бала катнашты. Тантаналы линейкалар, квестлар, конкурслар һәм башка активлыклар үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International