Студент отрядлары әгъзаларын тулысынча яки өлешчә НДФЛ түләүдән азат итәргә кирәк. Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков Казанда Бөтенроссия студентлар отрядлары слетының эшлекле программасы кысаларында панель дискуссиясендә шундый тәкъдим белән чыгыш ясады.
«Үз вакытында студотрядларны эшкә алган предприятиеләрне пенсия фондына отчисленияләрдән азат итү турында карар кабул ителде. Бәлки, студент отрядларын өлешчә яки тулысынча НДФЛдан азат итү өчен планканы тагын да югарырак күтәрү турында уйларга кирәктер», - диде ул.
Мондый чара яшь белгечләрнең предприятиеләргә килү проблемасын өлешчә хәл итәргә ярдәм итәргә тиеш. Студентның теге яки бу һөнәрдә үз-үзен тормышка ашыру мотивациясен арттыру аңа эшкә урнашырга ярдәм итәчәк.