Казанда беренче тапкыр педагогик отрядлар, балалар лагерьлары әйдаманнары һәм өлкән әйдаманнары өчен ачык слет уздырылачак

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе

24-26 ноябрь «Восток» балалар сәламәтләндерү лагере базасында «Планерка» әйдаманнарның I ачык Казан слеты узачак.

Аның максаты педагогик отрядларның эшчәнлек сыйфатын күтәрү, балалар лагерьлары һәм профильле сменалар базасында балалар һәм яшьләр белән вожатыйларның иң нәтиҗәле эш практикаларын эзләү, сайлап алу һәм тарату булачак. Лекцияләрдә, мастер-классларда, тренингларда, уеннарда һәм кызыклы кешеләр белән очрашуларда һәр катнашучының үз осталыгын камилләштерү, хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашу һәм дулкынландыргыч сорауларга җавап алу мөмкинлеге булачак.

Слет белем бирү программасы максаты белән генә планлаштырылмый: катнашучыларга шулай ук үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын конкурс процедуралары кысаларында күрсәтергә туры киләчәк, аларның нәтиҗәләре буенча җиңүче команда билгеләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International