Рөстәм Миңнеханов «Наше время — Безнең заман» фестивале Гран-при тапшырды

2023 елның 21 ноябре, сишәмбе

«СИБУР. Нижнекамскнефтехим» командасы эшләүче яшьләрнең ел саен үткәрелә торган  XI ачык республика телевизион фестивале «Наше время-Безнең заман»ның Гран-приына  лаек булды.   Эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» XI ачык республика телевизион фестиваленең йомгаклау гала-концерты Казанда узды. Ул «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үтте.

Төп призны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Республика башлыгы карары белән Гран-при бәясе 1 млн сумга кадәр арттырылды.

Гала-концерт тамашачыларына Россиядә яшәүче халыкларның бай мәдәниятен чагылдырган 40 концерт номеры  тәкъдим ителде.Гала- концертта өч зона этабы нәтиҗәләре буенча иң яхшылар чыгыш ясаячак.  

 Беренче зона туры Яр Чаллы шәһәрендә 6-7 октябрьдә,  икенчесе Әлмәт шәһәрендә 13- 14  октябрьдә,  өченче зона туры Казан шәһәрендә 20-21 октябрьдә үтте. 

Чарада катнашучылар традиция буенча  «Хореография», «Музыка» һәм «Дан минуты» номинацияләрендә ярыштылар. Моннан тыш, фестивальнең Гран- при өчен көрәшүчеләр «Безнең предприятие – минем илемнең горурлыгы» темасы буенча  «Визитка-презентация» конкурс номинациясендә дә чыгыш ясадылар.  Фестивальнең алыштыргысыз өлеше ул – белем бирү программасын үзенә туплаган мастер – класслар. Аларны  федераль һәм республика күләмендә әйдәп баручы сәнгать осталарыннан торган жюри членнары үткәрде.

«Зирәклек һәм остазлык» номинациясендә кубоклар тапшыру – бу ел фестиваленең яңалыгы.

Фестивальдә «Зирәклек   һәм остазлык» номинациясе кубогы республикабызның өч район башлыгына тапшырылды. Болар – Мамадыш, Чүпрәле  һәм Зәй районнары. Болардан тыш бу кубок Казан күкерт заводы, «Аммония»,  «Нижнекамскнефть» һәм     «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчеләренә,    Чистай үзәк хастаханәсе баш врачына, «Туполев» филиалы – Горбунов исемендәге Казан авиация заводы, Горький исемендәге Яшел Үзән заводы,    «Татнефть»,    «КамАЗ» генераль  директорларына тапшырылды.    

Команда зачетында беренче урын Мамадыш районы башкарма комитеты

«Мәгариф идарәсе», Казан дәүләт казна күкерт заводы,   С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы  лаек булды. Команда зачетында һәм номинацияләрдә җиңүчеләр һәм призерлар ТР профсоюзлар Федерациясе һәм  ТР хөкүмәтеннән  кубок, диплом, медаль, сертификатлар белән бүләкләнделәр.

«»

Быел фестиваль кысаларында беренче тапкыр «Безнең заман казанышы»  кубогы тапшырылды.     Кубок иясе, шулай ук 200 мең сум акчалата бүләккә «Аммоний» беренчел профсоюз оешмасы  лаек булды.

Фестивальнең  «Безнең заман герое»кубогына һәм 500 мең акчалата бүләккә  «Юл хәрәкәте иминлеге» командасы лаек булды.  Призны ТР вице-премьер Ләйлә Фазлыева, Премьер-министр  урынбасары – сәүдә һәм сәнәгать министры, фестивальнең оештыру комитеты рәисе Олег Коробченко һәм ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков тапшырды.

 «Эшләүче яшьләр – Татарстанда  иң күпсанлы   яшьләр аудиториясе. 800дән артык егетләр һәм кызлар бүген республиканың төрле предприятиеләре һәм оешмаларында хезмәт куя. Аларның һәрберсе үзенең эш урынын гына түгел, үз потенциалын гамәлгә ашыру мөмкинлеге, үз иҗади мөмкинлекләрен күрсәтү өчен мәйданчык булган  мохитне дә бәяли. Андый мәйданчык, әлбәттә, «Безнең заман» фестивале. Эшләүче яшьләр өчен бу концертта катнашу гына түгел, ә үзенең шәхси үсешен даими үстерү системасы да», – дип билгеләде ТР Яшьләр эшләре министры  Ринат Садыков.

ТР атказанган артисты, режиссер- куючы, жюри члены Дмитрий Платонов фестивальнең хезмәт кешесе хөрмәтенә  үткәрелүен  билгеләп үтте.  ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Гала-концертта  хезмәт кешесенә зур бәя бирде. «Экономика ул -  хезмәт кешесе. Бездә җитештерү һәм хезмәт кешесе эшләгәндә,  бездә мәдәният тә, сәламәтлек саклау да, мәгариф тә, социаль яклау да – барысы да үсә, алга бара. Һәрбер эштә иң мөһиме ул – кешеләр. Үз эшенә мәхәббәт белән, кызыксыну белән җәлеп ителгән кешеләр. Әгәр алар булмаса, җитештерү дә, алга китеш тә булмаячак», - диде ул.

Республика предприятиеләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп Рөстәм Миңнеханов: «Без республикада фестиваль процессына күбрәк предприятиеләр һәм кешеләрне җәлеп итү системасын ясадык. Әгәр командирлар  кызыксынмаса, шартлар тудырмаса, безнең бернәрсә дә килеп чыкмас  иде. Алар үз коллективларында иҗади үсеш өчен  шартлар тудыралар». 

Республика башлыгы аерым рәхмәт сүзләрен фестивальнең генпродюсеры Дмитрий Тумановка җиткерде: «Ул бик гади кеше түгел, ләкин бик талантлы».

Татарстан Рәисе шулай ук   «Наше время — Безнең заман» фестиваленең уникаль атмосферасын һәм аурасын зур бәяләде. Ул республиканың чәчәк атуын һәм яшьләрнең үсешен теләде: «Татарстан, алга!».

Быел Гран-прига «СИБУР. Түбән Кама нефтехим»  командасы лаек булды. Ул Татарстан Президентының күчмә кубогын, фестиваль иганәчеләрненнән бүләкләр һәм 1 млн сумлык акчалата сертификат алды.

10 ел эчендә «Безнең заман –Наше время» фестивалендә 10000ләп кеше катнашкан.   ТР сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан 2013 елда оештырылган    «Наше время – Безнең заман» фестивале ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе  Комиссиясе эгидосы астында үтә

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International