ИХО илләре яшь галимнәре Казанга Конгресска җыела: беренче тапкыр уникаль фәнни эшләр тәкъдим ителәчәк

2023 елның 21 ноябре, сишәмбе

Татарстанда ел ахыры  халыкара яшьләр хезмәттәшлеге өлкәсендә вакыйгаларга бай булачак:  26-29 ноябрьдә Казанда  ИХО илләре яшьләренең  II  фәнни конгрессы була. 10-13 декабрьдә ТР башкаласында яшь лидерларның БРИКС  ИШОС Премиясен тапшыру тантанасы булачак. Үткәреләчәк чаралар турында ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, Яшьләр дипломатиясе Академиясе рәисе Дилбәр Садыйкова, КФУның тышкы элемтәләре проректоры Тимерхан Алишевлар бүген пресс-конференциядә җентекләп сөйләделәр.

ИХО илләре яшьләренең II  фәнни конгрессында 20 ИХО илләреннән һәм Россиядән  100 яшь галим катнаша.  Дилбәр Садыйкова сүзләре буенча, аларның күбесе өчен әлеге Конгресс беренче тапкыр чит илгә чыгу һәм үзләренең фәнни хезмәтләрен ил күләмендә тәкъдим итү мөмкинлеген бирәчәк.

 «Конгрессның гаризалар  кампаниясендә  72 илдән 1000нән артык яшь галим катнашты.  Конкурста бер урынга 10  кеше туры килде.  Бу Россиядә мероприятиеләргә кызыксыну кимеми, ә арта гына баруын  раслый. Яшьләр монда килергә омтылалар», -  дип сөйләде  Дилбәр Садыйкова.

Конгресс юнәлешләре төрле а – биомедицина һәм  биотехнологияләр, нефтегаз технологияләре, белем бирү технологияләре, халыкара мөнәсәбәтләр, халыкара хокук,  архитектура, дизайн, сәнгать.

Сайлап алынган катнашучылар арасында Әзербайҗаннан, Төркиядән, Индонезиядән, Үзбәкстаннан, Ираннан, Казахстаннан, Таҗикстаннан, Палестинадан, Бангладештан, Нигер, Нигериядән, Мозамбик, Камерун, Мароккодан, Иорданиядән, Ливаннан, Египеттан, Кыргызстаннан, Төрекмәнстаннан, Чад, Сенегалдан бик күп перспектив яшь эзләнүчеләр килде.

 «Архитектура, дизайн, сәнгать» юнәлешендә Египеттан Лина Айман Мөхәммәд Кандиль Мостафа чыгыш ясый.   Лина –  экологик мода өлкәсендә актив позицияле фешн-дизайнер һәм медиаинфлюенсер. Казанда ул беренче тапкыр тотрыклы дизайн өлкәсендә үз эшен тәкъдим итә.  

Бу юнәлеш белән Индонезиядән актив сәяхәтче һәм тикшеренүче Герри Утама да кызыксына.   Герри  Япониядә яшәгән һәм укыган. Хәзер ул Санкт-Петербургта яши.  Ул дөнья буйлап сәяхәттә булган һәм беренчеләрдән булып, заполярьеда Индонезия флагын күтәргән.

Берничә китап авторы Герри Конгресста фотограмметрик технологияләр турында сөйләячәк.

 «Нефть һәм газ технологияләре»  юнәлешендә Египеттан  Элиссия Фаек Фекри Гергес чыгыш ясый.  Элиссия Египетның иң яхшы медицина мәктәпләренең берсендә укый.  Элиссия Конгресста органик калдыкларны  һәм энергоэффектив система  ярдәмендә  парник газларын эшкәртү турында сөйли.

Конгрессның иң яшь катнашучысы  – Мас Алдардасави.  Тумышы белән ул Иорданиядән.  Гонконгта укый.  Бик яшь (18яшь) булуына карамастан , ул төрле шешләргә каршы уникаль эше белән бәйле бик катлаулы эксперимент темасы алып бара.  Мас  дөя сөте белән сульфорафан кушылмасының шешләргә каршы активлыгын ачыклаган. Бу турыда ул Казанда Конгресста беренче тапкыр җентекләп сөйләячәк.

 «Белем бирү  технологияләре»  юнәлешендә  Камеруннан Ашангуа Харрисон  үзенең Африкада инклюзив белем бирү буенча үз эшен тәкъдим итәчәк.

Ашангуа – тотрыклы үсеш максатлары буенча халыкара конференцияләрдә актив катнашучы.Ул берничә тапкыр Көньяк Африкада климат үзгәрү мәсьәләләре буенча консультант буларак чыгыш ясаган.

Конгресс үзләренең фәнни эшләре белән халыкара аренага чыга алу мөмкинлеге булмаган катнашучыларга ярдәм итәргә тиеш. Шулай ук дөньякүләм дәрәҗәдә үзләренең эшләрен беренче тапкыр тәкъдим итәргә, экспертлардан кире элемтә алырга һәм үзләренең тикшеренү эшләрен гамәлгә ашыру өчен халыкара партнерлар табарга ярдәм итә.

Конгрессның экспертлары – КФУ галимнәре һәм халыкара оешмалар вәкилләре:  фәнни һәм технологик хезмәттәшлек буенча даими комиссия  (COMSTECH), Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча  Ислам оешмасы(ICESCO), ислам сәнгате һәм мәдәниятен тикшеренүләре үзәге (IRCICA), ИХО Яшьләр  форумы (ICYF).

Конгресс эше Казан федераль университетының биш мәйданчыгында оештырылачак.  ИХО илләре яшьләренең II фәнни конгрессы нәтиҗәсе буларак, финалистларның фәнни эшләре тупланган җыентык чыгарылачак. 

Казанда конгресс белән беррәттән яшьләрнең заманча мөселман мәдәнияте фестивале дә узачак.  Индонезия, Россия, Тунис, Үзбәкстан, Казахстан һәм  Ирактан  артистлар   төрле юнәлешләрдә иҗади  коллаборацияләре белән чыгыш ясаячак: вокал, хореография, традицион  музыкаль инструментларда чыгышлар.  Казанга  Үзбәкстаннан опера йолдызы  Хәдичә  Имамназарова — Үзбәкстанның дәүләт филармониясе солисткасы, яшь талантларның Нихол дәүләт премиясе лауреаты килә.  Уникаль вокал осталыгы белән Казахстаннан  Алиш Бибарыс чыгыш ясаячак.  Мөнирә  Йосыпова  тамашачыларны  дутар белән таныштыра. Тауфик Рамдани Тохари традицион индонезия биюләре элементлары белән  заманча  хореография тәкъдим итә.

 Конгресста волонтер сыйфатында катнашырга мөмкин.  Аның өчен гариза калдырырга кирәк: https://forms.gle/jRFmoPhknvTJ3HoD7.

Конгрессны үткәрү  «Мәгариф» һәм    «Фән һәм университетлар» милли проектлары максатларына туры килә: яшьләргә үзләренең проектларын һәм күнекмәләрен үстерергә мөмкинлекләр ача, дөньякүләм университетлар берләшмәләренең нәтиҗәле хезмәттәшлеген булдырырга ярдәм итә. 

 Конгрессны оештыручылар  –  фәнни һәм технологик хезмәттәшлек буенча ИХОның даими комиссиясе, ИХОның яшьләр форумы һәм яшьләр эшләре федераль агентлыгы белән партнерлыкта   яшьләр дипломатиясе Академиясе, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре Министрлыгы һәм  Казан (Идел буе) Федераль университеты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International