«Сенеж» идарәсе остаханәсендә (Росмолодежь) Россия Федерациясе субъектларында яшьләр сәясәтен методик һәм аналитик тәэмин итүне гамәлгә ашыручы төбәк хакимият органнарының яшьләр белән эшләү буенча белгечләре өчен методик семинар узды.
Татарстан Республикасыннан ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Мостафина һәм мәгълүмати-аналитик эш бүлеге башлыгы Гөлнара Сәгаева катнашты.
Бүгенге көндә һәр идарә итү процессында зур мәгълүматлар, статистика мөһим, алар нәтиҗәле тармак эчендә һәм ведомствоара элемтәләр төзергә, халыкның сорауларын һәм ихтыяҗларын яхшырак аңларга ярдәм итә.
Семинарда фикер алышуның төп мәсьәләләре яшьләр сәясәте өлкәсендә дәүләт программалары күрсәткечләре һәм компонентлары буенча хисап бирү, мониторингның төрле формаларын тутыру проблемалары булды. Семинар кысаларында катнашучылар яшьләр сәясәтен методик һәм аналитик тәэмин итү буенча практикалар алмаштылар.
Яшьләр сәясәте өлкәсендәге статистик мәгълүматларны җыю һәм эшкәртү Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм муниципаль берәмлекләр тарафыннан башкарыла. 2024 елдан «Россия яшьләре» ФДАИС яңартылганнан соң, яшьләр сәясәте учреждениеләре һәм коммерцияле булмаган оешмалар турыдан-туры хисап бирү мөмкинлеге алачак.
Шулай ук киләсе елдан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 15 октябрендәге 1840 номерлы карарында күрсәтелгән мәҗбүри мәгълүмат белән Россия Федерациясендә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру мониторингы кертеләчәк.