Вфм-2024тә волонтерларның рәсми җыры конкурсының финалына Татарстан авторларыннан ике җыр үтте

2023 елның 24 ноябре, җомга

27 ноябрьгә кадәр 2024 елгы Бөтендөнья яшьләр фестиваленең волонтерлар корпусының рәсми җыры өчен халык тавыш бирү уза. Исегезгә төшерәбез, 1 марттан 7 мартка кадәр Сочида Халыкара яшьләр хезмәттәшлеген үстерү максатларында РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә 2024 елгы Бөтендөнья яшьләр фестивале узачак.

Конкурска 121 гариза килгән. Эксперт комиссиясе халык тавыш бирү өчен иң яхшы 10 композицияне сайлап алды.  Җиңүгә Татарстан авторлары Денис Палачев һәм Тимур Вәлиевның ике җыры дәгъва итә.

«Бөтендөнья яшьләр фестивале волонтерларының рәсми булмаган гимны җырына конкурс турында социаль челтәрләрдән белдем һәм шунда ук катнашырга карар иттем. Җырчы Стас Яковлев башкаруындагы җырым ритмик яктан искиткеч һәм дәртле килеп чыкты һәм волонтерлык хәрәкәтенең кәефен һәм рухын җиткерә алды дип саныйм. Конкурс финалына республикабыздан дустым композитор Тимур Вәлиев, һичшиксез, талантлы кеше белән чыктык. Безнең республика яшьләр хәрәкәте һәм волонтерлык флагманы булды һәм шулай булып кала да дип саныйм», - дип билгеләп үтте финалистларның берсе, музыкант, үз җырларын башкаручы автор Денис Палачев.

5 декабрь ВДНХда #БЕЗБЕРГӘ халыкара гражданлык катнашуы форумы кысаларында «#волонтерывфм2024  стартына кадәр 80 көн» бәйрәм вакыйгасы узачак,анда #волонтерывфм2024 җырының презентациясе узачак.

Татарстан катнашучыларына ВФМ-2024 рәсми битендә ярдәм итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International