Казанга шәһәр һәм гомумән республика белән танышу өчен 10 югары сыйныф укучысы килде. Балаларның бу теләге «Россия Иҗтимагый телевидениесе» телеканалында «Төбәк көне» махсус проекты кысаларында яңгырады. Аларны ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова каршы алды.
Без ЛНР кыз-егетләренең Татарстанга килергә теләүләрен ишеттек. Безнең Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән аларның хыялы тормышка ашты. Төрле ведомстволар белән бергә без алар өчен бай программа әзерләдек. Биредә булу алар өчен якты һәм яхшы тәэсирләр белән истә калыр дип өметләнәбез», – дип билгеләп үтте Сабирова.
Балалар Казанда нәкъ бер атна торачак. Бу вакыт эчендә алар Татарстанның Милли китапханәсендә, Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта, Иске Татар бистәсендә, Зөя утрау-шәһәрчегендә, Иннополиста, «УРАМ» экстрим-паркында, ТР башкаласының иң яхшы мәктәпләрендә, Казан Кремлендә һәм «Татмедиа» бинасында булачаклар.
Казанга Луганскның 13нче мәктәбенең алты укучысы һәм кадет корпусының дүрт укучысы педагог белән килде.
«Балалар хәзер Россия буйлап бик күп йөри, «Мәдәни карта» программасы ярдәмендә яңа төбәкләрне ача. Без инде Мәскәүдә, Краснодарда, Санкт-Петербургта булдык. Ә Казан бездән бик ерак, шуңа күрә бирегә килү аеруча кызыклы», - дип сөйләде Луганск кадет корпусы директоры урынбасары Анжелика Бова.
Мәктәп укучылары үзләре дә җирле истәлекле урыннарга, музейларга барырга һәм җирле ашлар һәм шәһәр тарихы белән танышырга бик теләүләрен билгеләп үттеләр.
Мин Россиядә бары тик Кырымда гына булдым. Татарстан турында бик аз беләм, әмма күбрәк беләсем килә, мин бик кызыксынам. Безнең сәяхәтнең кызыклы программасын көтеп, җылы кабул итүгә бик шатмын», – дип уртаклашты Луганскның 13нче мәктәбе укучысы Маргарита Ульянова.