Яшьләр йорты мәйданчыгында «Россия» күргәзмә - форумы кысаларында «Тарту ноктасы» Россия яшьләре проектында катнашучыларны бүләкләү тантанасы үтте. Җиңүчеләр исемлегенә Красноярск, Ростав-на-Дону, Мәскәү өлкәсе, Ярославль һәм Казан шәһәрләреннән мәйданчык хуҗалары керде. Бәяләү критерийлары арасында янып торган һәм истә кала торган чаралар, социаль челтәрләрдә активлык, яшьләр өчен кызыклы экспертлар һәм спикерлар бар.
Проектның «Киңлекләр хуҗалары» номинициясендә җиңүчеләрнең берсе – Казан шәһәренең Алафузов Фабрикасы.
Проектның эксперт эксперт советы әгъзалары да игътибардан читтә калмады. Яңа мәйданчыкларны актив рәвештә эшкә җибәрүчеләр һәм кызыклы спикерларны чакыручылар яңа нокталарны тиз һәм сыйфатлы бәяләделәр, Росмолодежьдан күп кенә кызыклы һәм файдалы чараларны өйрәнделәр, шулай ук «нокталар» турында социаль челтәрләрдә үзләренең катнашулары турында актив сөйләделәр – алар да бүләк алдылар.
«2023 елда проект кысаларында форумнар, конференцияләр, мастер-класслар, яшьләр слетлары, тренинглар һәм лекцияләр форматында 30меңнән артык кеше катнашкан 600дән артык чара үткәрелде. Алар илнең 85 төбәген җәлеп итте. Проектта катнашу төбәк инфраструктурасын үстерү өчен яхшы импульс бирә, шулай ук төбәкләрдә кече һәм уртача бизнесына ярдәм итү мөмкинлеге бирә», – дип билгеләде яшьләр эшләре Федераль агентлыгы җитәкчесе киңәшчесе (Росмолодёжь) Олег Макаров.
Билгеләп үтәргә кирәк, 1-2 декабрьдә үткән бүләкләү тантанасы «Тарту ноктасы» проекты форумы эшлекле программасының финал пункты булды. . Яшьләр йортына Түбән Новгород, Владимир, Рязань, Ростова-на-Дону, Красноярск, Смоленск, Тамбов, Чиләбе, Махачкала, Новосибирск, Омск, Благовещенск, Петропавловск-Камчатка һәм башка шәһәрләрдән катнашучылар килделәр. Киңлекләр хуҗалары өчен федераль экспертлардан пленар һәм стратегик сессияләр, лекцияләр һәм мастер-класслар үтте. Чара барышында проектка нәтиҗәләр ясадылар һәм 2024 елга план төзеделәр.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, «Тарту ноктасы» -Росмолодежь проекты, ул бер платформада иң яхшы яшьләр киңлекләрен тупларга мөмкинлек бирә. «Тарту нокталары» булып кафелар, лофтлар, коворкинглар, кинотеатрлар була ала. Анда яшьләр үзара аралаша, тәҗрибә уртаклаша, яңа белемнәр ала.
«Киңлекләр хуҗалары» номинацияләре җиңүчеләре:
1. Яшьләр вакыйгалары генераторы – «Каменка» Арт-резиденциясе, Красноярск
2. Яшь эшмәкәр таянычы – «Яңа Ростов» эшмәкәрлекнең үсеш үзәге, Ростов-на-Дону
3.тарихи яңарту – Мытище тариха-нәфис музей, Мәскәү өлкәсе
4. Тәмле һәм мәгънәле – Кафе «BLINSKY», Ярославль
5. Уникаль һәм креатив – Алафузов фабрикасы, Казань
«Эксперт советы әгъзалары» номинациясе җиңүчеләре:
1. Яшьләр вакыйгалары генераторы – Алёна Зинкевич
2. Илһам бирүче лидер – Анжелика Толочная
3. Проект кыйммәтләрен саклаучы – Денис Долженко
4. Энергияле мотиватор – Татьяна Ляпустина
5. Коммуникацияләр мастеры – Ольга Тихомирова