Казанда беренче тапкыр БРИКС һәм ШОС яшь лидерлар өчен халыкара премия үтә

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Якындагы ял көннәрендә Татарстан Халыкара яшьләр дипломатиясендә  актив катнашучы статусын кабат раслаячак. Нәкъ менә Татарстан башкаласында «Яшь лидерларның премиясе БРИКС һәм ШОС» халыкара конкурсы җиңүчеләрен беренче тапкыр бүләкләү үтә.Катнашучылар арасында  –  Бразилия, Индия, Иран, Казахстан, Китай, Кыргызстан, Пакистан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Югославия һәм   Россия вәкилләре бар.  Яшьләр премиясен тапшыру тантанасы 2024 елда Брикс төркемендә Россия рәислеге башлану алдыннан, шулай ук Россиянең БРИКС һәм ШОС илләре белән актив хезмәттәшлеге һәм бу оешмаларның киңәйүе сәбәпле узачак.

Премия биш номинациядә үтә: «Ел Медиаинфлюенсеры», «Ел социаль эшмәкәре», «Иҗтимагый дипломатия буенча ел проекты», «Ел тикшеренүчесе», «Ел экоинициативасы».   

«Елның яшь социаль эшмәкәре» номинаөиясендә 2022-2023 елларда БРИКС яки ШОС дәүләтләре территориясендә гамәлгә ашырылган 17 тотрыклы үсеш максатының берсе белән бәйле проектлар авторлары ярыша.  

 «Елның яшь тикшеренүче» номинациясе кандидатлары – тарих, мәгариф, сәнгать,  IT, хокук, философия, финанслар өлкәсендә фәнни тикшеренү авторлары. Ә конкурста катнашучы яшь медиаинфлюсерлары арасында – 50 меңнән артык язылучысы булган социаль җаваплы блогерлар.   

   «Яшь лидерлар Халыкара көн тәртибенә бик актив кертелгән, ә яшьләр инициативалары төрле илләрнең тыгыз хезмәттәшлегенең нигезе булып тора. Бу юлы без Халыкара дипломатиянең мөһим социаль аспектларына игътибар итәргә һәм Яшьләр инициативаларының чын мәгънәсендә илһамлы мисалларын билгеләргә мөмкинлек бирүче чара үткәрәбез. Премиягә дәгъва итүчеләр арасында потенциалы Халыкара ХАЙП активистларыннан бер дә начаррак булмаган кандидатлар бар.Премия кысаларында безнең бурыч-БРИКС һәм ШОС илләренең яшь лидерларына үз проектларын халыкара җәмәгатьчелеккә якты итеп тәкъдим итәргә ярдәм итү», - ди премияне оештыручы, Яшьләр дипломатиясе академиясе рәисе Дилбәр Садыйкова. Аның сүзләре буенча, кызыклы гаризалар арасында – интернет-платформаларда фермерлар һәм кулланучылар арасында турыдан-туры сатуны оештыруга юнәлтелгән авыл хуҗалыгы өлкәсендәге проект, хатын-кызлар өчен күнекмәләрне монетизацияләү буенча онлайн-белем бирү платформасы, аз тәэмин ителгәннәр өчен хастаханә һәм хәтта кояш энергиясе белән эшләүче пилотсыз очу аппараты.

Премия ияләре оештыру комитетыннан махсус истәлекле бүләкләр белән тәбрикләнәчәк һәм үз мәйданчыгында Татарстанның уннан артык яшьләр проектын берләштерәчәк «Безнең Татарстан» республика яшьләр форумы кунаклары булачак.

Чара «Росмолодежь» Яшьләр эшләре федераль агентлыгы, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Яшь дипломатлар советы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы  һәм   «Халыкара хезмәттәшлек лидерлары» БРИКС һәм ШОС илләренең халык дипломатиясе үзәге ярдәме белән оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International