Казанда «Вверх!» республика конкурсында җиңүчеләрне һәм финалистларны бүләкләделәр.Алар алты сайлап алу этабын, аннары Татарстан министрлыкларында һәм ведомстволарында бер айлык стажировка үттеләр.
«Вверх!» конкурсы 14 ел рәттән үткәрелә. Безнең өчен ул мөһим һәм тирән әһәмияткә ия, чөнки нәкъ менә монда республикабыз ведомстволары өчен кадрлар потенциалы формалаша, ул төрле дәрәҗәдәге проектларны, чараларны һәм дәүләт бурычларын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк. Без сез финалга чыгудан туктамассыз һәм профессиональ үсештә калырсыз дип өметләнәбез», - дип мөрәҗәгать итте финалистларга һәм конкурс җиңүчеләренә ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Быел «Вверх!»ка Татарстанның төрле районнарыннан 422 гариза килде. Барлык конкурс процедуралары нәтиҗәләре буенча 2023 елның 7 ноябреннән 6 декабренә кадәр Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарында стажировка үткән тугыз җиңүче һәм финалист билгеләнде.
«Без хәзер республика һәм тулаем ил алдында торган бурычларны тормышка ашыру өчен яшь, актив, акыллы кешеләрнең хезмәткә килүе белән кызыксынабыз. Сезне җиңүегез белән котлыйм, әмма беренче чиратта, сез үзегезне җиңеп чыктыгыз, әлеге конкурска килгәч, комфорт чикләреннән чыктыгыз, сезгә яңа нәрсәләр белергә кирәклеген тойдыгыз, экспертлар белән очраштыгыз»,-дип өстәде Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов.
Ул стажировка барышында җиңүчеләр һәм финалистлар алган танышуларның һәм элемтәләрнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм егетләр дәүләт хезмәтендә үз юлларын дәвам итәрләр дип өмет белдерде.
Җиңүчеләрнең берсе Алинә Дәүләтшина «Татар-информ»га үзенең күп кенә танышларының «Вверх!» конкурсында катнашканын сөйләде. Шуңа күрә ул аның нинди мөмкинлекләр бирә алуын белә иде. Өченче курста ул яңа нәрсәне өйрәнергә булды һәм гариза бирергә булды.
Ул ТР Туризм буенча дәүләт комитетында стажировка үтте. Җиңүче сүзләренчә, аны бу тәҗрибә бик илһамландырган һәм шаккатырган, һәм югары уку йортын тәмамлагач, ул анда эшләргә барырга планлаштыра.