«Безнең Татарстан» форумында катнашучыларга медиадагы трендлар һәм контент булдыру турында сөйләячәкләр

2023 елның 10 декабре, якшәмбе

11 декабрь -  «Безнең Татарстан» форумының беренче көнендә катнашучыларны контент җитештерү һәм медиасфера белән бәйле темаларга лекцияләр көтә.

Беренче булып «Инсайт Люди» - иң эре коммунити блогерларының креатив продюсеры Регина Хөсәенова чыгыш ясаячак, ул 15.00 сәгатьтә «Блогосфера һәм яңа заман тенденцияләре» темасына лекция үткәрәчәк. Ул хәзерге вакытта эшли торган тенденцияләр, блогерлыкның шәхси брендны ачуда ничек ярдәм итүе турында сөйләячәк. Блогта үзеңне дөрес тапшыру серләре турында 15.40 да контент буенча блогер-эксперт, Reels продюсер, ТОПБЛОГ проектының финалисты, Vkмест проектында катнашучы Эльвина Рәхмәтуллина «Позиционирование» лекциясе белән чыгыш ясаячак. Нәрсә ул һәм аны ничек булдырырга, ә программаны 16.20 сәгатьтә медиа продюсер, фотограф Данил Морев «сатылучы контент» темасы белән тәмамлый. Лекциядә катнашучылар сатылучы контентның серләре, аны үз блогына ничек кертергә һәм хәзерге вакытта нинди фишкалар актуаль икәнен белә алачак.

Катнашу бушлай, алдан сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, 11-14 декабрьдә Рәмиев исемендәге Казан IT-паркында «Безнең Татарстан» Республика яшьләр форумы узачак.Ул 2010 елдан бирле ел саен үткәрелеп килә һәм яшьләр мәсьәләләре, шулай ук яшьләр проектлары һәм идеяләре белән таныштыру һәм аларга ярдәм итү өчен уникаль мәйданчык булып тора.

Быел Форум «Татарстан Республикасында яшьләр һәм дәүләт яшьләр сәясәте турында»гы законның 30 еллыгына багышлана. Ул яшьләр сәясәте тармагының төрле вәкилләрен берләштерәчәк: республика муниципаль берәмлекләренең яшьләр белән эшләү буенча белгечләрен, яшьләр иҗтимагый берләшмәләре активистларын һәм җитәкчеләрен, грант конкурсларында җиңүчеләрне һәм 2023 елгы форум кампанияләрендә катнашучыларны, югары уку йортлары студентларын, волонтерларны һәм республика волонтерларын.

Форум программасы үз эченә Татарстан Яшьләр министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган иң эре патриотик, ирекле, милләтара конкурслар, проектлар һәм премияләр үткәрүне, шулай ук катнашучылар өчен белем бирү программасын һәм иң яхшы яшьләр проектлары күргәзмәсен ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International