Татарстанның 70 муниципаль яшьләр сәясәте учреждениесе үз проектларына 50 млн сум акча алган

2023 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан районнарында яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен грант конкурсында җиңүчеләр билгеләнде. Татарстанның 37 муниципаль берәмлегеннән 70 яшьләр сәясәте учреждениесе 50 млн сумлык ярдәм алды. Проектлар 2024 елда гамәлгә ашырылачак.

«Менә инде өченче ел рәттән республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән грант конкурсын үткәрәбез. Бу безнең муниципаль яшьләр учреждениеләренә ярдәм итүнең мөһим чарасы. Проектлар гаилә кыйммәтләрен саклауга, спортны, иҗатны үстерүгә, патриотик тәрбиягә, эшмәкәрлекне үстерүгә, укыту мастер-классларын үткәрүгә һәм башкаларга юнәлдерелгән. Мондый проектлар яшьләрнең төрле категорияләрен колачларга һәм аларга үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Мәсәлән, Яр Чаллы шәһәрендә «Нур» яшьләр үзәге 749 700 сумга шәһәрнең югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары укучылары өчен «Мин - студент» проектын тормышка ашыра.

2024 елда Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән гаилә елында проектларның күп өлеше гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдереләчәк. Казан шәһәренең «Ышаныч» психологик-педагогик ярдәм үзәге «Гаилә юл күрсәткече» проектын тормышка ашыру өчен 1 000 000 сум күләмендә грант алды.

Балтач районында икенче ел рәттән «Гаилә - гаҗәеп галәм» проектын тормышка ашыралар. Грант суммасы 500 000 сум тәшкил итә. Яшь гаиләләр балалары белән бергә иҗади мастер-классларга һәм спорт уеннарына йөриячәкләр. 150 гаилә катнашыр дип көтелә, анда һәр гаилә үз гаилә традицияләрен тәкъдим итәчәк.

Алабуга районының «Барс» яшьләр үзәге «Уң як яр.Яшь гаиләләр» форумы проектын тормышка ашыру өчен 800 000 сумлык грант отты. Форум кысаларында балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән укыту программалары, шулай ук финанс грамоталылыгы, бюджет алып бару, балалар психологиясе үзенчәлекләре һ. б. буенча мастер-класслар үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International