Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләрендә тәрбия эше буенча координация советы утырышы узды. Анда республикада бу юнәлештәге эшкә йомгак ясадылар һәм бу өлкәдәге мөһим проектлар турында сөйләделәр.
Утырыш башланыр алдыннан катнашучыларны ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков сәламләде. Ул советка 2023 елда эшләгән эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм яшьләр белән эшләүнең төрле юнәлешләрендә системалы карарларның мөһимлеген билгеләп үтте.
Докладларда Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча оештырылган «Мәгариф» милли проектының максатларына туры килгән проектларга зур игътибар бирелде.
ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Мостафина «Елның иң яхшы яшь укытучысы» республика конкурсының читтән торып үткәрелгән этабы нәтиҗәләре турында сөйләде. 19 югары белем бирү оешмасыннан 150дән артык гариза бирелгән, шул исәптән 8се муниципаль районнардагы югары уку йортлары филиалларыннан. Читтән торып этапка 95 конкурсант үтте, аның нәтиҗәләре буенча 30 конкурсант көндезге этапка чакырылды. Катнашучылар саны буенча КФУ, КазГИК, ТИСБИ, КГЭУ һәм Бауман исемендәге КГАВМ лидерлар булдылар. Исегезгә төшерәбез, конкурс Татарстан Республикасында беренче тапкыр үткәрелә.
ТР Студентлар лигасы президенты Шамил Якупов төп проектларны билгеләп үтте: ел саен үткәрелә торган «Ел студенты» республика премиясе, «Транспорт гранты» конкурсы, «Лига форум» студентлар белем бирү форумы. Искәртеп узабыз, форум киләсе елда беренче тапкыр Иннополиста Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елы кысаларында узачак.
Татарстан Республикасында мәгариф өлкәсендәге күп кенә чаралар «Россиянең «Белем» җәмгыяте» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт мәгариф оешмасы ярдәме белән уза. Мәгариф оешмалары белән эшләү департаменты директоры Альбина Бикбулатова һәм Татарстандагы филиал директоры Мария Нефедова үз эшчәнлекләре турында күбрәк сөйләделәр.
Утырыш нәтиҗәләре буенча Яшьләр эшләре буенча Министрлыкның Россиянең «Белем» җәмгыяте белән партнерлык килешүе имзаланды. Алга таба тыгыз хезмәттәшлек планлаштырыла, ул үз эченә мәгърифәтчелек эшчәнлегенең норматив хокукый базасын формалаштыруга һәм камилләштерүгә ярдәм итүне һәм төрле республика проектларына лекорлар җәлеп итүне ала.