Бүген Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Комиссия каравына 2023 елда Министрлыкның 2018-2025 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча программасын үтәү турында мәсьәлә чыгарылды.
Коррупциягә каршы эшне камилләштерү максатыннан Россия Федерациясе Президенты Указы белән 2021-2024 елларга Коррупциягә каршы торуның милли планы расланды. Күрсәтелгән планга ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты «2015-2025 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасына үзгәрешләр кертте. Программа коррупциячел хокук бозуларны профилактикалауга юнәлдерелгән 121 чара һәм 10 бурычны үз эченә ала. Программаның үтәлешен бәяләү өчен 50 индикатор каралган. Күрсәтелгән үзгәрешләрне исәпкә алып, Министрлыкның коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру программасына тиешле төзәтмәләр кертеләчәк.
Шулай ук утырыш кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында коррупция торышы турында тармак тикшеренүе нәтиҗәләре дә яңгырады. Ринат Садыйков билгеләп үткәнчә, социологик сораштыру күрсәткечләре министрлыкның тармак эшчәнлегендә коррупцион хокук бозуларның мөмкин булган шартларына юл куймау буенча уңай эшенә күрсәтә. Әмма төп бурыч булып Хокукый белем бирү һәм коррупциягә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан яшьләрнең төрле төркемнәре белән агитация эшен көчәйтү кала.
Комиссия әгъзалары шулай ук Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясенең 2024 елга эш планын карады һәм хуплады.
Утырыш турында беркетмә һәм мәгълүмат Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайтында «Коррупциягә каршы тору» дигән язмада урнаштырыла. Ышаныч телефоны - 222-92-08.