2023 елда Татарстанның психологик-педагогик ярдәм үзәкләре белгечләренә консультацияләр сорап 17 меңнән артык яшьләр мөрәҗәгать иткән

2024 елның 5 гыйнвары, җомга

Татарстанда психологик-педагогик ярдәм үзәкләре белгечләренә 2023 елда 17 меңнән артык яшь кеше мөрәҗәгать иткән - бу 2022 елга караганда 22% ка күбрәк.

Алар еш кына шәхси проблемалар, аралашу һәм үзара мөнәсәбәтләр белән бәйле мәсьәләләр, шулай ук психодиагностик тикшеренүләр белән шөгыльләнгәннәр.

Психологик-педагогик ярдәм үзәкләре 100 меңгә якын кешене төрле эш формалары белән колачлый. Шәхси мөрәҗәгатьләрдән тыш, төркемнәрдә эш, социаль-реабилитация, методик һәм мәгълүмати - агарту эшчәнлеге алып барыла.

Шул ук вакытта онлайн-форматта ярдәмнең төрле формалары белән 500 меңгә якын кеше колачланган.

Татарстан Республикасы яшьләре бушлай квалификацияле психологик ярдәм сорап Казан, Чаллы, Лениногорск, Түбән Кама, Чистай, Бөгелмә һәм Әлмәт шәһәрләрендәге балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәкләренә мөрәҗәгать итә ала. Аларда төркем дәресләре, шәхси консультацияләр, шулай ук психокоррекция эше алып барыла.

«ТР Рәисенең ярдәме белән 2022 елдан психологик-педагогик ярдәм үзәкләренә капиталь ремонт ясала. 2022 елда Татарстанның 5 районында 15 объект ремонтланган, 2023 елда – республиканың 4 районында 9 үзәк, ә 2024 елда республиканың 5 шәһәрендә 6 үзәкне яңартырга планлаштырабыз. Үзәкләрнең эше-яшьләргә индивидуаль психологик ярдәм күрсәтү генә түгел, ә яшүсмерләр һәм яшьләр арасында суицидларны кисәтүнең мөһим механизмы да», - дип билгеләп үтте Ринат Садыйков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International