Татарстанның балалар лагерьларында яңа ел каникуллары башланды. Бүгенге көндә шәһәр читендәге һәм мәктәп яны балалар лагерьларында 6 меңнән артык бала ял итә.
«Авыр тормыш хәлендә калган балаларга аерым игътибар бирелә – республикада 297 кеше ял итәчәк, шулай ук ата - аналары мобилизацияләнгән 79 бала», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Аның сүзләренчә, балаларның иминлегенә зур игътибар бирелә, шул ук вакытта ял итүнең файдалы, кызыклы, эчтәлекле булуы мөһим.
Спорт, иҗади, белем бирү чаралары планлаштырылган, шул исәптән балаларны патриотик һәм рухи тәрбияләүгә, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм башка күп нәрсәләргә юнәлдерелгән.
Яңа ел каникуллары вакытында барлыгы 6050 бала һәм яшүсмер 41 стационар лагерьда, шул исәптән Кырым Республикасында, 4825 һәм 47 мәктәп яны лагерьларында 1225 бала ял итә.
Яшьләрнең үз-үзләрен үстерүләре өчен шартлар тудыру Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча оештырылган «Мәгариф» милли проектының максатларына туры килә.