«Кама Артек» лагеренда «Созвездие-Йолдызлык» фестивале җиңүчеләре һәм лауреатлары концерты узачак

2024 елның 6 гыйнвары, шимбә

Бүген, 6 гыйнвар, 17.00 сәгатьтә «Кама Артек» лагеренда «Созвездие-Йолдызлык» фестивале җиңүчеләре һәм лауреатлары концерты узачак.

Шулай ук концерт мәйданчыгында Россиянең хәзерге лидеры Владимир Путинны РФ Президенты вазифасына кандидат итеп күрсәтүне хуплап имзалар җыю пункты үз эшен җәелдерәчәк.

Владимир Путинны яклап фестивальнең жюри рәисе, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина, РФнең атказанган артисты һәм ТРның халык артисты, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова, ТРның атказанган артисты, «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясенең әйдәп баручы актеры Владимир Шнитко һ. б. чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International