«Балалар StandUp академиясе» иҗади проектында катнашу өчен гариза бирү кампаниясе башланды. Аның аша Чаллыда беренче яшь стендаперлар җәмгыяте төзеләчәк. Катнашуга 14-17 яшьлек балаларны чакыралар.
Очрашулар һәм мастер-класслар вакытында балалар актерлык осталыгы һәм ораторлык сәнгате үзенчәлекләре белән җентекләп танышачаклар, шулай ук спикерлардан һәм остазлардан редакция ала алачаклар һәм сәхнәдә үз стендаплары белән чыгыш ясый алачаклар.
Мастер-классларны чакырылган спикерлар, Stand-Up клублары резидентлары һәм ораторлык һәм сәхнә осталыгы буенча тренерлар үткәрәчәк. Проектның финалы Чаллыда беренче яшьләр стендап-фестивале булачак, ул 2024 елның мартында узачак.
«Балалар StandUp академиясе» проекты проектларда җиңүче, Чаллы шәһәре Мэры стипендиаты Эдуард Бушуров тарафыннан «Росмолодежь.Гранты», «Атмосфера» интеллектуаль-креатив шәхесне үстерүгә ярдәм итү үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы, «Нур» яшьләр үзәге, Чаллы шәһәре Башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча идарәсе ярдәме белән тормышка ашырыла.