Татарстанда физик затлар өчен ТР Яшьләр министрлыгы грантлары конкурсының гаризалар бирү компаниясе старт алды. Гомуми фонд – 7 млн. сум, җиңүчеләрнең һәркайсы үз проектына 300 мең сумга кадәр акча ала алачак.
«Грант конкурсын без 2019 елдан бирле үткәрәбез. Бу вакыт эчендә Татарстан яшьләре 200дән артык социаль әһәмиятле проектны тормышка ашыра алды. Ел саен гаризалар саны арта, бу яшьләрнең инициативаларына адреслы ярдәм күрсәтүнең кирәклеген тагын бер кат исбатлый. Мәсәлән, узган ел 600дән артык гариза кабул ителгән, 48 проект җиңүче булган. Башка проектларны игътибарсыз калдырмыйбыз. «Татарстан – Мөмкинлекләр территориясе» коммерцияле булмаган яшьләр оешмасы белән бергә без һәркемгә проектны эшләп бетерергә һәм федераль грант конкурсларына тапшырырга ярдәм итәбез. Ел дәвамында безнең экспертлар консультацияләр һәм укытулар үткәрә, гариза бирүдә ярдәм итә һәм грант алганнан соң аларны озата бара», - дип билгеләп үтте Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Гаризалар 14 номинация буенча кабул ителәчәк:
Гариза бирү кампаниясе 23 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Анда Татарстанда яшәүче 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге РФ гражданнары катнаша ала. Гаризаны «Минем субсидияләрем» платформасы аша бирергә кирәк, анда хакимият органнарыннан республика халкы файдалана ала торган барлык ярдәм чаралары җыелган. Бер ай дәвамында проектлар экспертлар тарафыннан каралачак, аннары җиңүчеләр игълан ителәчәк.
Тулырак мәгълүмат белән ТР Яшьләр министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.