Казанда «Киләчәк уеннары» 100 дән артык илдән 2 мең спортчыны берләштерәчәк

2024 елның 19 гыйнвары, җомга

Казан «Киләчәк уеннары» беренче халыкара мультиспорт турнирын үткәрәчәк. 21 февральдән 3 мартка кадәр шәһәрдә физик (physical) һәм цифрлы (digital) киңлекләрне берләштерүче фиджитал концепциясендә ярышлар узачак. Бу яңа форматтагы спорт чарасы, анда катнашучылар чын мәйданчыкта да, виртуаль үлчәмдә дә күнекмәләрен күрсәтергә тиеш.

Казандагы уеннарда 21 дисциплина буенча турнирлар узачак, алар биш категориягә бүленәчәк: «спорт», «тактика», «стратегия», «технологияләр» һәм «тизлек». Тамашачылар футбол, хоккей, баскетбол буенча фиджитал форматындагы тамаша матчларын, шулай ук роботлар сугышы, дроннар узышы, кибатлетика һ.б. кебек инновацион төрләрдәге ярышларны күрәчәк. Дисциплиналарның тулы программасы белән «Киләчәк Уеннары»ның рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Ярышларда 100 дән артык илдән 2 меңгә якын атлет катнашачак, алар арасында Аргентина, Бразилия, Бөекбритания, Германия, Испания, Кытай, Сербия, АКШ, Төркия, Уругвай, Франция һәм башкалар. Татарстан башкаласына титуллы спортчылар, милли командалар уенчылары, Олимпия уеннары һәм дөнья чемпионатлары призерлары киләчәк. Россия командаларында Россия җыелма командасының элеккеге футболчылары, Гагарин Кубогын яулаучылар һ. б. чыгыш ясаячак.

Яңа күренешне 2021 елның сентябрендә РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко Россия спорт державасы форумы мәйданчыгында тәкъдим итте. Ул ассызыклаганча, фиджиталның бурычларының берсе – яшьләрнең гармонияле үсеше өчен классик һәм компьютер спортын берләштерү. Шул ук вакытта «Киләчәк уеннары» проекты да тәкъдим ителә.

Шул вакыттан бирле яңа спорт хәрәкәте бөтен дөньяда популярлык яулый. 2022-2023 елларда узган Фиджитал уеннары тамашачыларда да, спортчыларда да зур кызыксыну уятты. Инновациялелек, яктылык һәм тамаша фиджитал-спортның визит карточкасы булып тора. Тест уеннарында 40тан артык илдән спортчы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International