Татарстанда россиякүләм патриотик «РСО Кар десанты» акциясе старт алды. Март уртасына кадәр ул җирле халыкка ярдәм итү өчен 300дән артык студент отрядлары вәкилләрен берләштерә.
Бүгенге көнгә десантта катнашырга 21 отряд чакырылды. Казан шәһәре студентлар отряды вәкилләре җирле югары уку йортлары һәм махсус урта уку йортлары студентлары белән кушылып, Әлмәт, Лениногорск, Балтач, Минзәлә, Мамадыш, Саба, Азнакай, Апас, Арча, Бөгелмә, Югары Ослан, Әгерҗе, Чүпрәле, Арча, Буа, Кама-Тамагы, Лаеш районнары, шулай ук Казан, Яр Чаллы, Зөя кебек ерак торак пунктларына игелекләр эшләргә чыгалар.
Студентлар Бөек Ватан сугышы ветераннарына, пенсионерларга, махсус хәрби операция ветераннарына, анда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә кар чистартуда, утын яруда һәм башка эшләрдә булышалар.
Кар күп яуган чорларда өйдән чыгу өчен студентлар ярдәме бердәнбер мөмкинлек булып тора.
Болардан тыш студотряд сугышчылары мәктәпләрдә иҗади мастер-класслар, өлкән класс укучылары белән очрашулар, беренче ярдәм күрсәтү һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында лекцияләр, спорт ярышлары үткәрәләр. Ә кичләрен җирлектә яшәүчеләр өчен концерт программаларын тәкъдим итәләр.
Башка төбәк студентларының да акциядә катнашу мөмкинлекләре бар. Әлмәт, Лениногорск районнарында Идел буе федераль округының 9 төбәгеннән 22 студент хезмәт куя.
Кар чистартудан тыш, студентлар медицина ярдәме күрсәтәләр. Инфекция профилактикасы буенча акцияләр үткәрәләр, укучыларны беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтәләр.
Россиякүләм патриотик «РСО Кар десанты» акциясе – яшьләрнең ирекле акциясе. Ул иреклелеккә, профориентациягә, яшьләрне эшкә урнаштыруга, аларның потенциалын тормышка ашыру өчен шартлар тудыруга, патриотик тәрбия бирүгә, халыкны агарту эшчәнлегенә юнәлтелгән.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм төбәк хакимиятләре җитәкчелеге ярдәме белән ел әйләнәсе бара. Бу – кышкы чорда «РСО Кар десанты», җәйге һәм көзге чорда «Игелекле эшләр десанты» бөтенроссия патриотик акциясен гамәлгә ашыру.