Татарстаннан ике проект Бөтенроссия «Алдынгылар премиясе»ндә җиңүче булды

2024 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

31 гыйнвар Мәскәүдә «Алдынылар хәрәкәте» съездында Бөтенроссия «Алдынгылар премиясе» җиңүчеләрен бүләклиләр. Конкурсның нәтиҗәләрен дүрт номинация кысаларында ясыячаклар: «Ял», «Үсеш», «Сәламәт яшәү рәвеше» һәм «Алдынгыларның эш бирүчесе». «Алдынгыларның эш бирүчесе» номинациясендә Зәйдән «Минем ишегалдым лагере» проекты җиңде, ә Казанда урнашкан «УРАМ» Яшьләр экстрим-паркы «Сәламәт яшәү рәвеше» номинациясендә иң яхшысы дип танылды.

«Безгә «УРАМ» экстрим-паркының шундый югары дәрәҗәдә бәяләнүе бик ошый, чөнки бу Бөтенроссия тавыш бирүе. Безгә бер төркем егетләр килде, алар паркны карап чыктылар һәм тикшерделәр. Аларга без бик ошадык! Шуннан соң онлайн тавыш бирү булды, аның кысаларында теләгән һәркем парк инфраструктурасы һәм безнең проектлар белән таныша алды. Бу күп баскычлы конкурс булды, анда без Казанда экстрим-берләшмәне ничек үстерүебезне күрсәттек, шуның өчен шундый бүләк алдык», — дип билгеләп үтте «УРАМ» экстрим-паркы директоры Мария Крюкова.

Искәртеп узабыз, премия 2023 елның сентябрендә эшли башлады. Конкурс Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча оештырылган «Мәгариф» милли проектының максатларына туры килә. Ул балалар һәм яшьләрне һәрьяклап үстерү өлкәсендә иң яхшы проектларны хуплый. Беренче этап дәвамында оештыручылар гаризалар җыялар, ә төбәк этабы кысаларында балалар, ата-аналар һәм педагоглардан торган махсус «Очучы командалар» объектларга киләләр һәм аларны премия өчен эшләнгән критерийлар буенча бәялиләр. Декабрь аенда балалар, ата-аналар һәм педагоглар, алар фикеренчә, бөтен илдән элек сайлап алынган 1000 проектның иң яхшы инициативалары өчен тавыш бирделәр. Онлайн-тавыш бирүдә Россиянең барлык төбәкләреннән 80 000 нән артык кеше катнашты. Нәтиҗәдә 100 финалист билгеләнде. 

«Алдынгылар премиясе» конкурсының республика финалистлары арасында:

- «УРАМ» Экстрим-паркы, Казан шәһәре;

- «Казан дәүләт яшь тамашачы театры», Казан шәһәре;

 - «Каскад» балалар сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәге, Дөбъяз авылы;

- «Вектор» яшьләр медиастудиясе, «Яшьлек дөньясы» күп профильле яшьләр үзәге, Баулы шәһәре;

- «Минем ишегалдым лагере» проекты, Зәй шәһәре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International