Татарстанда ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы студентлар отрядын билгелиләр

2024 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы сәүдә-сәнәгать палатасында  «Татарстан Республикасында  елның  иң яхшы студентлар хезмәт отряды» конкурсының  ачык яклау туры үтә.

Конкурс  2023 елда башкарылган эшләр нәтиҗәләрен чыгара.  Иң яхшы хәрәкәт вәкилләрен 6 шәхси һәм 5 командалар номинацияләрендә билгеләячәкләр.   Бу  төрле юнәлеш отрядлары, югары һәм урта махсус белем бирү оешмаларының һәм муниципалитетларның  студент отрядлары  җитәкчеләре  һәм PR-белгечләре, шулай ук эшче белгечлекләре буенча һөнәри белем бирүне гамәлгә ашыручы белем бирү оешмалары. Быел конкурска 21 номинациядә 100дән артык гариза бирелде.

«Татарстан Республикасының иң яхшы студентлар хезмәт отряды» конкурсы 2016 елдан бирле ел саен үткәрелә. Ике көн дәвамында яшьләр интеллектуаль биремнәр үтиләр, жюрига бер ел эчендә башкарылган эш турында хисаплар бирәләр һәм киләчәккә планнар турында сөйлиләр.

Конкурска әзерлек тәҗрибәсе белән узган елның «Студентлар хезмәт отрядының иң яхшы сугышчысы» номинациясе җиңүчесе Екатерина Гильмиярова уртаклашты: «Бу минем тормышымда иң мөһим үсеш этабы булды. Мин үз шәхесемне җентекләп тикшердем, отрядта булган вакытта миндә нәрсәләр үзгәргәнен анализладым. Үземнең отряд үсешенә нинди яңалыклар керткәнем турында уйландым. Мондый конкурслар студентлар отрядларының елдан- ел нәтиҗәлерәк  эшләүләренә китерә. Шуңа күрә анда катнашудан курыкмаска кирәк».

Бу елда кызның казанышлар тупланмасында «КИУ ел уңышы» конкурсының   «Ел җәмәгатьчесе» һәм   Россия тимер юлларының  Горький филиалы, Казан вагон участогы    базасында студентлар отрядлары арасында үткән республика конкурсының  «Проектның иң яхшы командиры» исеме барлыкка килде.

Татарстан Республикасы студентлар отрядлары конкурс кысаларында ел саен үз эшләрендә  мөһим  нәтиҗәләр күрсәтәләр.  Студентлар отрядларының төп эшчәнлеге яшьләрнең  хезмәт тәрбиясенә  һәм аларның күпьяклы үсеш потенциалын үстерү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән.

Студентлар отрядына кереп, яшь  кеше беренче һөнәри тәҗрибә генә алып калмый, ә үзенең иҗади һәм идарә итү потенциалын  тормышка ашыру өчен киләчәк һөнәренә кирәкле күнекмәләр дә ала. 

Россия Студентлар отрядлары хәрәкәтенең ярты гасырдан артык үсеш тарихы бар  һәм ул 2024 елда үзенең 65 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Бу вакыт эчендә студентлар отрядлары мәктәбе аша 20 миллионнан артык кеше үткән.

Бүләкләү тантанасы 15 февральдә Россия студентлар отрядлары көне алдыннан «Серго исемендәге заводның» җитештерү берләшмәсе» акционерлык җәмгыяте  базасында   үтә ( Яшел Үзән шәһәре, Вокзал яны урамы, 4).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International