Яшьләр командасының бер өлеше бул: «Кадрлар резервы» Республика проектының юбилей сезонына гаризалар бирү кампаниясе башланды

2024 елның 2 феврале, җомга

«Кадрлар резервы» Республика проектының 15нче  юбилей сезонына гаризалар кампаниясе башланды.  ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков әйткәнчә, 2024 елда проект яшьләр сәясәте өлкәсендә зур команда формалаштыру өчен мәйданчык булачак.  

 «Кичә Россия төбәкләрендә  заманча корпусларны ачуда ил Президенты тагын бер тапкыр яшьләрне  проектларын тормышка ашыру өчен  шартлар тудыру – стратегик дәрәҗәдәге дип басым ясады. Татарстанда  Республика Рәисенең ярдәме белән яшьләр өчен төрле социаль лифтлар булдырыла.  «Кадрлар резервы» - шуларның берсе. Проектта катнашучылар формаль булмаган белем бирүнең иң яхшы тренерлары белән ярты еллык интенсив укуда булачаклар, шуның белән бергә проект эшчәнлегендә командада эшләү күнекмәләре дә алачаклар. Шулай ук Татарстанның әйдәп баручы яшьләр оешмаларының республика проектлары командалары составына керү мөмкинлеге алачаклар», -  дип ассызыклады  министр.

    Бу сезонда һәр катнашучы-яшьләр командасының булачак әгъзасы, ул үз көчен агымдагы яшьләр проектларын үстерүгә дә, республиканың яшьләр берләшмәсен үстерү буенча Киләчәк идеяләр өчен нигезләр формалаштыруга да юнәлтәчәк. Проектның финалистлары «УРАМ» экстрим-паркы, ТР яшьләр үзәге, ТР Иҗат яшьЛәре академиясе, иреклелек ресурс үзәге һәм «Патриот»республика үзәге командасына кушылырга мөмкинлек ала.

Бу уникаль  үстерешле программа апрельдән сентябрьгә кадәр үтә. Өч көндезге һәм ике дистанцион этаплардан торачак. Аның кысаларында ике юнәлештә эш алып барылачак:

● «Эшлим һәм үстерәм» — яшьләр сәясәтен кабул итәргә, үз проектларын булдырырга һәм гамәлгә ашырырга, шулай ук  республиканың гамәлдәге командаларында  һәм оешмаларында үз-үзләрен   гамәлгә ашырырга өйрәнергә теләүчеләр өчен. Бу юнәлештә 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала.

● «Масштаблыйм һәм үстерәм» - яшьләр сәясәте өлкәсендә үсеш алган, үз командасы яки оешмасы булган, шулай ук яңа дәрәҗәгә чыгарга, үзен чыныктырырга  һәм компетенцияләр даирәсен киңәйтергә теләгән кешеләр өчен. Бу юнәлешкә гаризаны 2 елдан артык яшьләр сәясәте өлкәсендә эш тәҗрибәсе булган  18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр бирә ала.

«Кадрлар резервы» Республика проектына катнашу өчен гаризаны www.rezervrt.ru  сайтында 2024 елның 11 мартына кадәр бирергә мөмкин.

«Кадрлар резервы» Республика проекты2009 елдан башлап ел саен ТР Яшьләр эшләре Министрлыгы һәм ТР хөкүмәте ярдәме белән  «Татарстан Республикасы» иҗади яшьләр академиясе төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелеп килә.

Проектта 14 ел эчендә 15700 дән артык кеше катнашты.  Барысы 230 кеше укытылды, алар арасыннан 210нан артык катнашу ТР дәүләт һәм муниципаль органнарга эшкә чакырылды. 330дан артык катнашучы һәм проект финалистлары сәнәгать предприятиеләренә һәм коммерцияле секторлар предприятиеләренә эшкә урнаштырылды. Барысы 85 проект тормышка ашырылды, 2460 тан артык соөиаль акцияләр гамәлгә ашырылды, 350 дән артык интерактив белем бирү чарасы үткәрелде.

Алар арасында ТР Президенты ярдәмчесе Газинур Бакиров, «Беренчеләр хәрәкәте» рәисенең беренче урынбасары Алла Кондратьева, Казан марафоны директоры   Вадим Янгиров, Казан шәһәре бшкарма комитеты балалар һәм яшьләр эшләре рәисенең беренче урынбасары  Анастасия Румянцева, һ.б. бар.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International