Татарстан яшүсмерләре үзләренең проектларын ТР Премьер-министры ярдәмчесе Ләйлә Фазлыевага тәкъдим иттеләр

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе

«УРАМ» экстрим-паркында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Координацион советның Алдынгылар Хәрәкәте белән хезмәттәшлек буенча  киңәйтелгән утырышы үтте.

Утырыш барышында булачак балалар картасын тәкъдим иттеләр, Пушкин картасы балалар дирекциясен булдыруны һәм башка бик күп инициативалар тәкъдим иттеләр.

Утырышта Беренчеләр Хәрәкәте рәисе урынбасары Марат Закиров, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов һәм ТР Яшьләр эшләре министры ТРинат Садыйков  катнашты.

Алдынгылар Хәрәкәте катнашучылары 2023 елда тормышка ашырылган проектлары буенча презентация тәкъдим иттеләр, шулай ук яңа башлангычлары турында сөйләделәр. Камилла Нуруллина төбәк «Алдынгылар советы» формалаштыру турында сөйләде. Ә Лаеш районы укучысы Нияз Шәяхмәтов  җирле  «Алдынгылар советы» эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

 Казаннан Александр Ложкин үзенчәлекле тәкъдим кертте.Ул ВДНХ да «Россия» күргәзмә-форумы турында сөйләде. Укучы кыз шундый күргәзмәне Татарстан Республикасы дәрәҗәсендә ясарга кирәк дигән идеясе белән уртаклашты. Аны ТР Рәисе урынбасары,  Татарстанда Алдынгылар Хәрәкәте җитәкчесе Тимур Сөләйманов та куәтләде.

Апас районыннан Азалия Гудовская һәм Зилә Садыйкова  үз районнарында үткәрелгән «Чиста уеннар» турында сөйләделәр һәм аны Республика балалар бакчаларында үткәрергә тәкъдим иттеләр. Биектау районыннан катнашучы  «Алдынгылар уеннары»  россиякүләм фиджитал-турниры турында эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

 «Алдынгылар Хәрәкәтенең төп бурычы – үз илеңә, үз төбәгеңә, гаиләгә һәм үзеңә файдалы булу. Катнашучылар бүген керткән тәкъдимнәрдән тыш, мин хезмәттәшлекнең тагын бер форматы турында уйларга һәм Пушкин картасының балалар дирекциясен төзергә кирәк дип саныйм.  Бу үз иленең мәдәниятен белү ягыннан камилләшергә мөмкинлек бирүче продуктларның берсе. Мондый тәҗрибә  республиканың һәр муниципаль районында гамәлгә ашырылырга тиеш», – диде Ләйлә Фазлыева.

Шулай ук Координацион советта булачак Беренчеләр балалар картасының беренче презентциясе  үтте. Аны Казаннан Хәрәкәт катнашучысы Ислам Гаврилов  һәм «Социаль карта» генераль директоры урынбасары Алинә Гайсина тәкъдим итте. Картаны республиканың 6яшьтән 18 яшькә кадәрле балалары һәм яшүсмерләре алачак. Карта белән белем бирү учреждениеләрендә туклану өчен түләргә һәм мәктәпкә керү өчен файдаланырга булачак. Лояльлек системасын һәм карта дизайнын эшләүдә теләгән һәркем катнаша. Мәсәлән, онлайн форманың беренче 3 көнендә 300гә якын тәкъдим килгән. Картаның беренче прототибын ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыевага тапшырдылар.

Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте РФ Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча төзелде.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International