Бүген Мәскәүдә «Россия» халыкара күргәзмә-форум кысаларында «Милли казанышлар форумы: яшьләр сәясәте» үтә. Форумның максаты-соңгы берничә елда яшьләр сәясәте экосистемасының казанышларын һәм үсешен федераль һәм региональ дәрәҗәдә күрсәтү
Исегезгә төшерәбез, «Россия» күргәзмә-форумы РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча оештырылган иде. Ул 2023 елның ноябрь аенда башланып китте.
«Мәйданчык Россиянең барлык төбәкләрен җыйды. Мондый чараларда катнашу үзара тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеген бирә. Татарстан Республикасы мәйданчыгында форум кунакларын төрле мастер-класслар, лекцияләр һәм, әлбәттә, татар милли сыйлары көтә. Республиканың уңышлы яшьләр проектлары турында яшьләр оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары сөйләячәк. Бу үсеш юлын үзләре үткән һәм яшьләр сәясәтендә үзләрен тормышка ашыруны дәвам итүче яшьләр», -дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова. .
Мәсәлән, күргәзмә кунакларына үз эшчәнлекләре турында «Сәләт» яшьләр үзәге , «Урам» экстрим-паркы, «Созвездие - Йолдызлык», RE'ACTOR арт-резиденциясе, «Яшьләр дипломатиясе академиясе», «ТР волонтерлыгы мәгълүмати-ресурс үзәге» вәкилләре сөйләячәкләр.
Кунаклар Татарстан мәдәнияте турында мастер-класслар караячаклар. Аларны ТР халыклары яшьләр ассамблеясе һәм «Сәләт» яшьләр үзәге үткәрәчәк. Шунда ук Казан нәһәрендә 21 февральдән 3 мартка кадәр үтчәк Киләчәк Уеннарына билет та алырга, гигант чәк-чәк янында фотога төшәргә, роботлаштырылган ручка ярдәме белән язма куеп открытка ясарга, Казан яры буйлап велосипедта виртуаль сәяхәткә чыгарга, Иң зур «Урам» экстрим-паркында булырга, Республикага нигез салыну тарихы турында күбрәк белергә һәм Татарстанның истәлекләре урыннары турында белергә, үзеңне татарча көрәштә сынап карарга мөмкин булачак.
Татарстан яшьләре шулай ук форумның эшлекле программасында да катнашачаклар.
10 февраль Форумның профиль көне дип белдерелде. Ул көннең үзәк чарасы яшьләр сәясәтенең төп нәтиҗәләрен зур шоу-презентацияләү булачак. Форум кунакларына ил яшьләренең төрле юнәлештә төп казанышлары, рекордлары һәм җиңүләре тәкъдим ителәчәк. Бу – фән, волонтерлык, карьерадан алып, сәнгатькә, яшҗләр туризмына һәм эшкуарлыкка кадәр юнәлешләр. Кунаклардан тыш, презентациядә күренекле яшьләр дә катнашачак. Аларның һәрберсе экосистема мөмкинлекләре ярдәмендә үз-үзләрен гамәлгә ашыручылар.
Шулай ук көн дәвамында экспертлар белән панель дискуссияләр, мастер-класслар, хәтта Яшьләр йортында никахлашу тантанасы планлаштырылган. .
«Россия» күргәзмәсендә милли казанышлар форумының «Яшьләр Россиясе» профильле көнен РФ субъектларында яшьләр сәясәтен җитәкләүче төбәк органнары белән берлектә Яшьләр эшләре федераль агентлыгы оештырды.