Татарстанда югары уку йортының иң яхшы яшь укытучысын билгеләделәр

2024 елның 10 феврале, шимбә

Югары уку йортлары арасында  «Иң  яхшы укытучы» республика конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләделәр.  Конкурс ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә үткәрелә. Конкурста катнашу өчен 19 югары уку йортыннан, шул исәптән муниципаль районнардагы филиаллардан  151 гариза килде. Катнашучылар читтән торып һәм көндезге сынауларны үттеләр.

Барлык конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны плазмохимик һәм югары молекуляр материаллар нанотехнологияләре кафедрасы профессоры, техник фәннәр докторы, Казан милли эзләнү технология университеты доценты  Юлия Тимошина,  икенче урынны Казан дәүләт медицина университетының гигиена, хезмәт медицинасы кафедрасы өлкән укытучысы Анастасия Абляева,  өченче урынны Казан дәүләт энергетика  университеты доценты, техник фәннәр кандидаты  Линар Шәрәфетдинов алды.

Конкурс  җиңүчесе 500мең сум белән бүләкләнә һәм ТР Рәисенең кадрлар резервына кертелә.  Икенче урынга лаек булучы 350 мең, өченче урын призеры – 250 мең сум белән бүләкләнә. Шул исәптән ТР РӘисе карары белән барлык суперфиналистлар 100 мең премия алалар.

Конкурс ТР Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, ТР Фән һәм Мәгариф министрлыгы, ТР фәннәр академиясе, ТР югары уку йортлары текторлар Советы, «Казан ачык талантлар университеты» тарафыннан үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International