RE’ACTOR арт-резиденциясе ярдәме белән Татарстанның беренче инди-музыкантлар фестивале турында документаль фильмның премьерасы

2024 елның 11 феврале, якшәмбе

Бүген 18:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә RE’ACTOR арт-резиденциясе ярдәме белән Казанда «Мир станциясе» инди-музыкантларның беренче фестивален булдыру турында документаль фильмның премьерасы булачак. Кинокартинаны фестиваль командасы тәкъдим итәчәк. «Мир» станциясенә нигез салучы һәм генераль продюсеры- RE’ACTOR резиденты Алмаз Сәмигуллин.

«Мир станциясе»нең беренче сезоны турында фильм - ул тирән суга чуму һәм артистларны, продюсерларны һәм режиссерларны, рәссамнарны һәм катнашы булганнарны бердәм космик орнаментка нәрсә үрелгәнен аңлау омтылышы»,- дип билгеләде «Мир станциясе»нә нигез салучы, генераль продюсер һәм RE’ACTOR арт-резиденциясе резиденты Алмаз Сәмигуллин.

«Мир станциясе» фестиваленең беренче сезоны 2023 елның 23 апрелендә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узды һәм бер сәхнәдә Казан шәһәреннән 12 бәйсез артистны берләштерде. Шул исәптән, RE’ACTOR резидентлары Майкрайза, Дышать һәм Fauzia. Фестиваль нәтиҗәләре буенча музыкантлар үзләренең иҗатын алга таба алга сөрү өчен тере төркем, промо-контент һәм берләшмә белән чыгыш ясау тәҗрибәсе алдылар. Күрсәтү кысаларында фестиваль командасы икенче сезон турында сөйләячәк.

Урын: Пушкин урамы, 86, ТР Милли китапханәсе, 2 кат, конференцияләр залы

Дата һәм вакыт: 11 февраль (якшәмбе) 18:00 сәгать

Тамашачылар өчен https://mir-station.timepad.ru/event/2760388/ сылтамасы буенча теркәлүдән соң керү ирекле.

Фильмның трейлеры: https://www.youtube.com/watch?v=5aIyYsA6bSs

Проект Президент Мәдәни инициативалар фонды һәм RE’ACTOR Арт-резиденциясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International