Ринат Садыйков яшьләр үзәкләре һәм яшүсмерләр клублары буенча нормативны яңа торак комплекслар төзегәндә кертергә тәкъдим итте

2024 елның 13 феврале, сишәмбе

Яңа торак комплекслар төзегәндә, мәктәпләр һәм балалар бакчалары белән беррәттән, яшьләр үзәкләре һәм яшүсмерләр клублары булдыруны исәпкә алырга кирәк. Мондый тәкъдим белән ТР Яшьләр министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ведомство башлыгы Ринат Садыйков чыгыш ясады.

«Шәһәрләр һәм районнар төзелешен перспективалы планлаштыру максатыннан, министрлык тарафыннан ТР киңлек Планлаштыру институты адресына торак комплекслары төзегәндә мәктәпләр, балалар бакчалары һәм поликлиникалар гына түгел, ә яшүсмерләр клублары белән яшьләр үзәкләре булу-булмавын да исәпкә алу зарурлыгы турында тәкъдимнәр җибәрелде. Без аңлауны табарбыз дип ышанам», - дип белдерде министр.

Ринат Садыйков искәрткәнчә, республика Рәисенең ярдәме, Татарстан Төзелеш министрлыгы белән тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсендә узган ел 39 объектны яңарту һәм төзү мөмкин булды. «Яшүсмерләр клубларын алар булмаган урында ачтылар – Нурлат, Ютазы, Әлки районы. 2024 елда Азнакай, Биектау, Яшел Үзән, Түбән Кама районнарында һәм Казанда яңалары ачылачак. Алексеевск, Азнакай, Буа, Лениногорск һәм Мөслим районнарында, Казан шәһәрендә яшьләр үзәкләре ачылу күптән көтелгән вакыйга булды. Иртәгә Теләче районында яңа төзелгән яшьләр үзәге ачылачак. Бераз соңрак-Баулы шәһәрендә», - дип билгеләп үтте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International