«Татарстан Республикасы Авыл яшьләре» ярдәмче программасын финанслау 2024 елдан 23,4 млн сумга арттырылды. Бу хакта ведомство коллегиясенең киңәйтелгән утырышында ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, узган ел Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Рөстәм Миңнеханов бу юнәлештә эшне көчәйтү инициативасын хуплады. Ел саен ярдәмче программаны финанслау 4,4 млн сум тәшкил итә. Ел дәвамында ТР Яшьләр министрлыгы ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Аграр яшьләр берләшмәсе белән берлектә яңа ярдәмче программа төзеделәр.
«Подпрограмманың яңа редакциясенә Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы өчен актуаль булган бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән чаралар кертелде: авыл хуҗалыгы һәм эшче һөнәрләренең абруен күтәрү, яшьләр арасында авыл тормышын популярлаштыру, яшьләр эшкуарлыгын үстерү өчен укыту семинарлары үткәрү, авыл яшьләренең икътисади һәм социаль активлыгын арттыруга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру һ.б.», - дип билгеләп үтте министр.
Министр сүзләренчә, теләгән һәркем авыл яшьләренең социаль һәм икътисади активлыгын арттыруга юнәлдерелгән үз идеяләрен тәкъдим итә алган.
Республикада авыл яшьләренең үз-үзләрен күрсәтә алу мөмкинлекләрен булдыруга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру операторы булып «ТР Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы тора.