Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков доклады

2024 елның 13 феврале, сишәмбе

Хәерле көн, хөрмәтле Фәрид Хайруллович, Ләйлә Ринатовна, чакырылган кунаклар!

Быелгы йомгаклау коллегиясе безнең тармак өчен бик истәлекле. 1994 елда Татарстанда яшьләр  һәм балалар эшләре буенча дәүләт комитеты төзелгән иде.  Аның эшчәнлеге инфраструктураны, закон базасын, дәүләт программаларын, республика һәм муниципаль учреждениеләр эшен формалаштыруда нигез булып тора. 

30 ел эчендә муниципаль берәмлекләр, югары уку йортлары һәм махсус урта белем бирү йортлары, предприятиеләр, яшьләр оешмалары  белән берлектә масштаблы эш башкарылды.   Ул бүген дә федераль дәрәҗәдә югары бәяләнә.

Бүген ветераннар, тармак хезмәткәрләре, югары уку йортлары, урта махсус уку йортлары җитәкчеләре, республика учреждениеләре директорлары, яшьләр оешмалары активы, партнерлар безнең белән бергә.   Татарстанда яшьләр сәясәте  коллегиясендә без аларга күпьеллык иҗади хезмәтләре өчен зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Бүген безнең тармак - 400 гә якын учреждений, 3 700 хезмәткәр. Уртача хезмәт хакы - 43,8 мең сум.  2023 елга министрлыкн бюджеты - 3,8 млрд сумны тәшкил итә. Контрактлар һәм килешүләр буенча бурычлар, налоглар һәм милли проектлар күрсәткечләре  үтәлде.

Ришвәтчелеккә каршы көрәш тору һәм иҗтимагый өстенлекләрне  гамәлгә ашыру буенча эш ачык режимда алып барыла.  Бюджеттан тыш эшчәнлек буенча ведомство карамагындагы учреждениеләр тарафыннан 253,3 млн җәлеп ителгән, план 21%ка арттырып үтәлгән. (208,6). Югары уку йортлары, иҗтимагый оешмалар һәм Татарстан Яшьләре грантлар формасында 163 млн сум акча алган.   

  Хөрмәтле хезмәттәшләр!   

Яшьләр – илебезнең һәм республикабызның киләчәге. Татарстанда яшьләр саны 1 млн артып китә, бу халыкның дүрттән бер өлеше дигән сүз.

(Илебезнең һәм республикабызның  уңыш нигезе -  хәрәкәтләндерүче, әйдәп баручы  көчләре  яшьләр булган кеше капиталы).

Безнең эшчәнлек өстенлекләренең актуальлеге яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру бурычларыннан чыгып формалаша.

Бу эштә иң мөһиме -  стратегик планлаштыру. Иң беренче бурыч итеп, без киләсе 5 елга яшьләр сәясәтенең фундаменталь стратегиясен эшләүне күрәбез. Ә аны нәтиҗәле тормышка ашыру өчен, илнең заманча чакыруларына, милли мәнфәгатьләренә һәм республиканың өстенлекле бурычларына җавап бирүче, 2030 елга кадәр ведомствоара бишьеллык конкрет  гамәлләр    планын формалаштыруны принципиаль әһәмияткә ия дип саныйбыз.

Владимир Владимирович Путин,  Россия төбәкләре белән көчле, дип бер генә тапкыр басым ясамады. Без ышанабыз: киләчәктә Татарстан икътисадый үсешне әйдәп баручы территория, ә яшьләр – аның  куәтле иҗади  потенциалы булачак, 

 Стратегиянең төп максаты  – яшьләр тормышының сыйфатын күтәрү.  Болар: мәшгульлек, материаль байлык,   сәламәтлек, белем алу, мәдәният, иминлек, һ.б.

Бу системалы эштә барлык министрларның, шәһәр һәм район башлыкларының, югары уку йортлары ректорларының, урта махсус уку йортлары җитәкчеләренең, предприятиеләрнең һәм иҗтимагый хәрәкәтләр лидерларының катнашуы бик мөһим.

Яшьләр сәясәтенең озак вакытлы стратегиясе төрле яшьләр белән турыдан-туры элемтәдә ачык, аңлаешлы формалашу шарты үтәлгәндә  нәтиҗәле булырга мөмкин.

Районнарга чыкканда, без  һәрвакыт  тармак җитәкчеләре, студентлар, авыл яшьләре белән очрашулар уздырабыз. Яшьләрнең фикерләрен тыңлыйбыз.

Шуңа күрә 2024 елда безнең өчен «Яшьләрнең социаль иминлеген» масштаблы тикшерү өстенлекле бурыч булачак. Бу эшкә барлык шәһәрләр һәм районнаркертеләчәк, ә тикшеренү нәтиҗәләре стратегиянең нигезенә салыначак.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!     

Яшь кешенең үсешен, аның сәләтләре  һәм талантлары үсешен билгеләүче фактор ул – аның яшәү урыны, әйләнә-тирә мохите. Мондый фәлсәфә югарыда күрсәтелгән стратегиядә урнаштырылачак. Татарстан Республикасы Рәисенең ярдәме, Татарстан Республикасы төзелеш министрлыгы белән тыгыз хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә узган ел 39 объектны яңарту һәм төзүгә ирештек.   Норлат, Ютазы, Әлки районнарында беренче тапкыр яшүсмерләр клублары ачылды. 2024 елда Азнакай, Биектау, Яшел Үзән, Түбән Кама районнарында һәм Казан шәһәрендә яңа шундый клублар ачабыз.

Алексеевск, Азнакай, Мөслим, Буа, Лениногорск районнарында һәм Казан шәһәрендә Яшьләр үзәкләре ачылу – күптән көтелгән шатлыклы вакыйга булды. Иртәгә Теләче районында өр-яңа Яшьләр үзәген  ачабыз. Соңрак – Баулы районында  шундый ук үзәк ачылачак.

Шул максатларга барысы 877 млн сум җибәрелде. 2024 ел тагын 6 муниципалитет өчен истәлекле ел булачак, аларда да яңартылган яшьләр үзәкләре барлыкка киләчәк. Аларны ремонтлау өчен 793млн сум акча җибәрелгән.

Татарстан Республикасы юл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән соңгы 5 елда 54 лагерьга асфальт-бетон юллар төзелде.  Аның өчен 1 млрд 250 млн бүлеп бирелде. 2024 елда тагын 5 объект планга кертелде. Күргәнегезчә, хөрмәтле хезмәттәшләр, барлык программалар да сакланган һәм тулы күләмдә гамәлгә ашырыла!

Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан яшьләр сәясәте объектларын реновацияләүгә өстәмә рәвештә 1млрд 400 млн сум бүлеп бирү килешенде. 2024 елда барлык реновация программалары буенча финанс күләме 3,8 млрд тәшкил итәчәк.

  2024 елга алдыбызда торган төп бурычларның берсе –барлык ремонт-төзелеш эшләрен башкару, объектларны файдалануга тапшыру, аларны һәм штат расписаниесен тәэмин итү. Барысы өчен  муниөипаль берәмлекләр исеменнән республика Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка һәм Татарстан Хөкүмәтенә рәхмәт белдерәбез. 

«Яшьләр өчен төбәк»  федераль проекты кысаларында  «Мәгариф» милли проекты өчен 136 млн сум җәлеп ителде. 

Федераль финанслау хисабына  2023 елда Әлмәт шәһәрендә  «Фабрика» Яшьләр  үзәге ачылды, ә март аенда Казанда  «Вертолет» МЦ ачылачак.  Агымдагы елда әлеге проект кысаларында без 200млн акча тупладык, алар тармак проектларын гамәлгә ашыруга һәм Яшьләр үзәге –Химиклар мәдәният йорты бинасын ремонтлауга юнәлдереләчәк. Хәзерге вакытта уникаль яшьләр архитектура карарлары стилен эшләү бара, инде проектлау буенча эш башланды. Тармак өчен төп бурыч – яшьләр өчен мөһим булган бу объект базасында үз-үзен тормышка ашыру өчен кызыклы, лаеклы шартлар булдыру.

  Шул ук вакытта, шәһәрләр һәм районнар төзелешен перспективалы планлаштыру максатыннан, министрлык тарафыннан пространствопланлаштыру институты адресына торак комплекслары төзегәндә, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм поликлиникалар гына түгел, ә  яшүсмерләр клублары  белән Яшьләр үзәкләре булу-булмавын да исәпкә алу зарурлыгы турында тәкъдимнәр җибәрелде. Безне аңларлар дип ышанам.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Кадрлар потенциалын ныгыту – иң өстенлекле мәсьәлә.  Безнең өчен яшьләр белән эшләүче һәр белгеч заман таләпләренә туры килерлек компетенцияләргә ия булырга һәм эшендә, уртак максатларга өстенлек бирергә тиеш.  Узган ел коллегия карары буенча район дәрәҗәсендәге учреждениеләр һәм тармак программалары аудитына керештеләр. Бу катлаулы эшнең бурычы – агымдагы хәлне анализлау,    идарә итү, ә кайдадыр кадрлар карарларын кабул итү өчен киңәшләр эшләү. «Навигатор» республика үзәгенең эксперт төркеме социологик тикшеренүләр үткәрә, идарә итү командасының потенциалын, инфраструктура мөмкинлекләрен һәм медиаактивлыкны бәяли. Бу эшкә 9 район җәлеп ителгән инде. Районнар аудиты яшьләр белән эшләү буенча мөстәкыйль булдыру проблемасына игътибарны юнәлтте. Соңгы өч елда Яр Чаллы,Яшел Үзән,  Алабуга,  Чистай, Буа һәм Баулы үрнәге мондый карарларның кабул ителү мөмкин  булуын  һәм аларның үз нәтиҗәләрен бирүен күрсәтә. 

Сезнең игътибарыгызга бер бүлек башлыгының һм, бер-ике белгечнең берьюлы өч юнәлештә эш алып баруын күрсәтүче мәгълүматлар тәкъдим ителде: яшьләр, спорт, туризм. Ә Әгерҗе районында мәдәният блогы да бар.  Бу кадәр нагрузкада кадрларның китүе ачык һәм бер үк вакытта берничә министрлыкның бурычларын сыйфатлы үтәүне көтәргә туры килми. Бу проблеманы Татарстан башка төбәкләр белән бергә федераль дәрәҗәдә – Росмолодежьда да, Дәүләт Думасы яшьләр сәясәте комитетында да күтәрде. Нәтиҗәдә 2023 елның ахырына федераль һәм республика законнарына үзгәрешләр кертелде.

Җирле үзидарә органнары яшьләр сәясәтенең төрле юнәлешләрен гамәлгә ашыру өчен киңәйтелгән вәкаләтләр алды.    РФ Президенты  Владимир Путин яшьләр белән эшләүнең әһәмияте турында муниципаль берәмлекләр башлыклары белән очрашуда сөйләде.

Төп максат – яшьләр өчен мөмкинлекләр булдыру. Шуңа бәйле рәвештә район башлыклары белән берлектә яшҗләр белән эшләү өчен аерым структур бүлекчәләр булдыру безнең өчен өстенлекле бурыч булырга тиеш.

2023 ел колегиясенең икенче бурычы да үтәлә. Бу – белгечләрнең компетенциясен күтәрү. Министрлыкның корпоратив университеты тарафыннан белем бирү программалары буенча 2184 хезмәткәр укытылды. Россия Президентының Идел буе округындагы тулы вәкаләтле вәкиллеге йөкләмәсе буенча, мондый тәҗрибә белән без «Иволга» яшьләр форумы кысаларында Идел буе федераль округының барлык 14 төбәгеннән коллегаларыбыз белән уртаклаштык. Сезгә, хөрмәтле Виктор Николаевич, эшебезне бәяләгәнегез һәм тупланган тәҗрибә белән уртаклашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәбез.

Узган ел без «Машук» федераль белем үзәгендә район яшьләр бүлекләре җитәкчеләренең  белем бирү стажировкасын оештырдык. Тармак хезмәткәрләренең компетенцияләрен күтәрү өчен мөһим булган бу эшне без «Идел» яшьләр үзәге базасындагы    «Россия – мөмкинлекләр иле» федераль платформасы экспертларын җәлеп итеп дәвам итәчәкбез.

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Яшьләр эшләре бүлекләре башлыклары һәм җитәкчеләре!

Муниципалитетлар белән эшләү темасын дәвам итеп, кайбер районнар өчен уртак бурыч – яшьләр агымын киметү. Безнең төп проблемалар – яшьләрне  торак белән тәэмин итү һәм мәшгульлек. Яшьләрнең торак шартларын яхшырту өчен, Министрлык тарафыннан 4 программа гамәлгә ашырыла. 2023 елда 431 гаилә яңа торакка күченгән. Шул ук вакытта 3000 нән артык яшь гаилә чиратта тора. Бу проблеманы хәл итү, һичшиксез, торак программаларына өстәмә инвестицияләр, авыл җирлегендә торак комплекслары һәм шәхси йортлар төзү булырга мөмкин. Сездән, хөрмәтле Фәрит Хәйруллович, мондый принципиаль һәм бик мөһим бурычны хәл итүдә, бигрәк тә авыл җирлеге өчен, министрлыкка ярдәм күрсәтүегезне сорыйбыз.

Авыл яшьләре өчен икенче бурыч – мәшгулълекне һәм эшмәкәрлек активлыгы дәрәҗәсен күтәрү.    Бу   юнәлештә   гына эш алып барыла. Барлык   проектлар   да Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырыла. Аларга рәхмәтебезне белдерәбез. Авыл яшьләре өчен булган проектлар белән тулырак Теләче районы Аграр яшьләр бүлеге җитәкчесе Сәринә Йосыпова таныштырыр.

Җирлектәге яшьләрнең активлыгы турыдан-туры муниципаль учреждениеләрнең нәтиҗәле эшенә, шул исәптән грантларга җәлеп итүгә бәйле. Татарстан җитәкчелеге ярдәме белән Министрлык тарафыннан яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен ел саен 50 млн сум күләмендә грантлар конкурсы гамәлгә ашырыла. 2023 елда 37 районда 60 проект хупланган. Быел конкурста 70 проект җиңүче дип билгеләнде. Грант программасы физик затлар өчен дә кертелде. Узган ел 669 гариза керде, экспертлар тарафыннан 14 юнәлештә 45 җиңүче- проект сайлап алынды. Агымдагы ел конкурсы 23 елда тәмамлана. Гаризаны әзерләү һәм тапшыру өчен әле 10 көн вакыт бар. Шул ук вакытта бик түбән активлык күрсәтүче районнар да бар. Ике ел дәвамында Кайбыч һәм Актаныш районнарыннан грантларга  бер генә гариза да килмәгән. Узган ел шул ук хәл Аксубай, Әтнә, Сарман, Апас районнарында да кабатланды.

Исегезгә төшерәбез!  Грантлар яшьләр өчен файдалы проектларга өстәмә рәвештә 4-5 млн сумга кадәр җәлеп итү мөмкинлеге. Министрлык коллегиясе сезгә уңышлы тәҗрибәне өйрәнергә һәм грант конкурсларына актив кушылырга киңәш итә.

      Хөрмәтле   коллегиядә катнашучылар!

Аерым тема – яшүсмерләрнең мәшгульлеген оештыру аша хокук бозуларны кисәтү һәм профилактика.

2023 ел эчендә 561 балигъ булмаган бала төрле авырлыктагы җинаять кылган. (2021 елда – 608).  Мондый җинаятьләрне анализлау безгә яшүсмерләрнең бернинди оешкан мәшгульлеге булмавын күрсәтә, бигрәк тә бу җәйге чорга кагыла. Паркларда, скверларда, ишегалларында вандализм күренешләре шул чорда күп күзәтелә. Без яшүсмерләрнең энергиясен игелекле эшләргә юнәлтергә кирәк дип саныйбыз: аларны каникуллар чорында эшкә урнаштырырга һәм һәр шәһәрдә һәм районнарда гамәлгә ашырылачак  «Безнең ишегалды» һәм   «Парклар һәм скверлар» программасына кергән объектларны төзекләндерү кысаларында квалификациясез эшләргә җәлеп итәргә кирәк.

Икенче мәсьәлә – яшүсмерләрне, шул исәптән авыр тормыш хәлендә булган һәм «СОП» категорияле гаиләләрдә тәрбияләнүче яшүсмерләрне оештырылган ял белән җәлеп итүне арттыру. Моның өчен узган ел вәгъдә иткәнчә, министрлык үстерү институты  белән берлектә яшьләр арасында популяр булган палаткалы глэмпинглар рәвешендә яшүсмерләр лагерьлары проектын эшләде, алар стационар лагерьларның сакланган һәм төзекләндерелгән  территориясендә урнашачак.  Проектның беренче этабы Балык Бистәсе, Азнакай, Яшел Үзән, Мамадыш районнарында гамәлгә ашырылачак. Палаткалы лагерьларны кирәкле инфраструктура белән тәэмин итү өчен Республика Рәисе тарафыннан 50 млн сум бүлеп бирү килешенде. Балаларның ялын һәм савыктыруны оештыру – халыкка социаль ярдәмнең мөһим инструменты. Татарстан, Кырым, Краснодар өлкәләрендәге лагерьларда 208 мең бала һәм яшүсмер куркынычсыз  ял белән тәэмин ителде.    Мондый эш вице-премьер Ләйлә Ринат ызы Фазлыева рәислегендәге ведомствоара комиссия тарафыннан Сәламәтлек саклау, Эчке эшләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары, Мәгариф һәм Фән министрлыгы, Роспотребнадзор идарәсе һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча кмиссияләр катнашында алып барыла.

 Шулай ук  «Җәй», «Черноморец»,  «Сәләт»,  «Патриот»,  «Костер» һәм  «Сәләт-АкБарс» республика үзәкләрендә , муниципаль лагерьларда һәм көндезге лагерьларда системалы эш алып барыла.

 42 мең түләүсез социаль юллама бирелгән, ата-аналары мобилизацияләнгән 3566 бала бушлай ял иткән.  23 ел дәвамында Рубежный һәм Лисичанск  шәһәрләреннән 900 бала шулай ук Татарстан лагерьларында  ял иткән. Моннан  тыш, 10833 бала тернәкләндерү һәм реабилитация алган, ә 578 бала ОВЗ  һәм инвалидлык белән  махсус профильле сменаларда катнашкан.

Лагерь бүген ял базасы гына түгел, ул уңай педагогик мохит булдыру аша хәзерге яшүсмер шәхесен формалаштыруның тулы технологиясе.  

Лагерьларда тәрбияви программаларының эчтәлеге Бердәм гамәлләр көннәре, милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы, педагог һәм остаз елы уңаеннан уздырылган чараларга бәйле рәвештә гамәлгә ашырылды. Һәр лагерьда "Беренчеләр хәрәкәте" көннәре үтте,хәрәкәттә катнашучылар өчен 7 аерым профильле смена оештырылды.

Лагерьларның тәрбия эше программаларының эчтәлеге Бердәм гамәлләр көннәре, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы, Укытучылар  һәм остазлар елы чараларына бәйле. Һәр лагерьда «Беренчеләр хәрәкәте» көннәре уздырыла, хәрәкәт катнашучылары өчен 7 аерым профильле смена оештырыла. (1400 укучыны колачлый).

2024 елда без яшьләр сәясәте учреждениеләре  базасында социаль категориядәге блаларны палаткалы лагерьлар һәм көндезге лагерьлар ачу хисабына файдалы ял белән тәэмин итүне арттыруны өстенлекле чара дип күрәбез.

Яшьләр сәясәте инфраструктурасында тармак үзәкләрендә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү аерым урын алып тора. Андый үзәкләр балаларга,  яшьләргә, шулай ук әти-әниләргә  сыйфатлы, уңайлы психологик ярдәм күрсәтүне күз алдында тота.   Республика җитәкчелегенең ярдәме белән мондый үзәкләр саны арта һәм алар әледән-әле күбрәк кешене үзенә җәлеп итеп тора.  2022 елда мондый үзәкләр 15 булса, 2023 елда алар саны 9га җитте. Агымдагы елда тагын 6 үзәк ачачакбыз.

Муниципаль үзәкләр, аларның бурычлары, максатлары һәм эшләре турында «Диалог» үзәге директоры   Лундовских Ирина Васильевна сөйли.

 

         Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Студент яшьләргә социаль ярдәм күрсәтүнең, аеруча җәйге каникуллар чорында, иң мөһим инструменты ул – эшкә урнаштыру. Әлеге эштә төп партнер – студентларның хезмәт отрядлары хәрәкәте. Аның оешуына  2023 елда 60 ел  булды.  15000 нән артык яшь егет һәм кыз вакытлыча, сезонлы һәм икенчел эш белән тәэмин ителде. 2466 кеше 49 профессия буенча 32 млн сумлык федераль грант чаралары хисабына уку үтте.

Татарстан Сәнәгать министрлыгы ярдәме белән эш бирүче предприятиеләр саны артты, аларның иң эреләре слайдта күрсәтелгән. Күпьеллык ведомствоара һәм максатчан эш нәтиҗәсендә Республика хәрәкәте Россиядә иң яхшысы дип танылды.

               Хөрмәтле коллегиядә катнашучылар!

Инвалид яшь гражданнарга ярдәм – безнең бурыч.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыклары  бергә, муниципаль районнар белән берлектә 2023 елда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән яшьләрне адаптацияләүгә һәм үз-үзләрен тормышка ашыруга юнәлдерелгән 400дән артык вакыйга гамәлгә ашырылды.  Алар арасында ел саен үткәрелә торган «Үзенчәлекле стиль» проекты игътибарга лаек.     Балалар  дизайн,  скульптура  һәм декоратив- куллнма сәнгать белән шөгыльләнәләр.  Кул хезмәте белән ясалган әлеге кулланмалар  ярминкәләргә куела.  Тагын бер яхшы традиция - «Идел» яшьләр үзәге базасында министрлыкның инклюзив советы активы мәктәпләрен һәм   «Абилимпикс»   хәрәкәтен үткәрү. Ведомствоара дәрәҗәдәге мондый эш темпларын киметмәү бик мөһим.

Хөрмәтле коллегиядә катнашучылар!

Илебез Президенты Владимир Путин игълан иткән 2024 ел – Россиядә Гаилә елы, һичшиксез, хәзерге заманның күп чакыруларына җавап булачак. Узган ел республика ЗАГС идарәсе, Фәннәр Академиясенең демография үзәге, сәламәтлек саклау өлкәсендәге һөнәри берләшмәләр, руханилар вәкилләре бергә яшь гаиләләр һәм  киләчәк яшь гаиләләр өчен системалы вакыйгалар традициясенә нигез салдылар: 80 меңнән артык кеше катнашында 764 гаилә чаралары үткәрделәр;  районнарда яшьләр учреждениеләре базасында гаилә клублары  нәтиҗәле эшли.

Түбән Кама шәһәре   «Эйдос» үзәгенең тәрбиягә авыр бирелүче яшүсмерләр, ата-аналар һәм опекун гаиләләре белән эшләүдә уникаль тәҗрибәсе игътибарга лаек.  Казан шәһәренең    «Ышаныч»,  Әлмәт шәһәренең   «Нур»  үзәкләре    «Ватанны саклаучылар» фонды белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә  зур ярдәм күрсәтәләр.

Эшчәнлегебездә рәсми  булмаган мәйданчыкларга да таянабыз. 2,5 меңгә якын кунак Татарстанның яшь гаиләләр Фестивалендә  һәм «Киләчәк гаиләсе. Киләчәк сәламәтлеге» республика конференциясендә катнашты. Бу чаралар «Яшь әниләр» берләшмәсе белән берлектә     «Мега» сәүдә комплексында үтте.

Район яшьләр эшләре бүлекләренең агымдагы елга бурычы – яшь гаиләләр клубларының эшчәнлеген системалы рәвештә башкару. Мондый бурыч бүгенге коллегия карарында куелачак.

               Хөрмәтле коллегиядә катнашучылар!

Гаилә һәм патриотизм – яшь буынны тәрбияләүдә кыйммәтле база. Мондый максатчан ориентирлар Илебез Президенты күрсәтмәсе белән билгеләнгән.

2023 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы ярдәме белән  «Гражданнарга  патриотик  тәрбия турында» Закон эшләнде һәм кабул ителде. Фәрит Хәйруллович, Сезгә, Дәүләт Советының социаль сәясәт комитетына, депутатлар корпусына Татарстан яшьләре өчен бик мөһим булган Законны эшләвегез һәм раславыгыз өчен рәхмәт белдерәбез.

Меңнәрчә Татарстан яшьләре ел саен эзләнү отрядлары мәктәбен, хәрби-патриотик сменалар, хәрби хезмәт нигезләре буенча бишкөнлек сборлар  үтәләр, тарихи реконструкцияләрдә катнашалар. Барлык муниципалитетларда 14 меңнән артык яшүсмерләрне берләштергән  174 хәрби-патриотик  клублар  эшли. Яшьләр учреждениеләре челтәрендә «Геройлар вахтасы» яңа федераль проектны гамәлгә ашырдык. 17 Россия Герое сәламәтләндерү лагерьларында һәм кадет классларында яшүсмерләр өчен «Батырлык дәресләре» үткәрде.

Яшь  буынга патриотик тәрбия бирү өлкәсендә эш тәҗрибәсе белән Югары Ослан авыл җирлеге башлыгы Николай Бурдин чыгыш ясар.

Бүген  гражданлык патриотизмына аерым басым ясала.

Яшүсмерләр һәм яшьләр образлар белән яшиләр. Бүгенге көндә күпчелек очракта аларны интернет-тирәлек формалаштыра. Яшьләр белән аралашып, без медиа киңлектә булуыбызны көчәйтәбез. Мәгълүматны максатчан аудиториягә адреслы җиткерү өчен Яшьләр медиаүзәге эше оештырылды. Ул шәһәрләр һәм районнарның яшьләр медиасын, иҗтимагый оешмаларны һәм учреждениеләрне берләштерә.

Антигеройларга каршы медиакиңлектә безнең замандашларыбыз чыгыш ясый ала, алар турында, безнең фикеребезчә, һәркем белергә тиеш. Аның өчен «Татмедиа» республика агентлыгыннан хезмәттәшләребез белән бергә массакүләм – мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә  «Хәзерге заман геройлары»  - үз хезмәтләрендә зур уңышларга ирешкән яшь укытучылар, докторлар, махсус хәрби операциядә катнашучылар, предприятие  һәм социаль учреждениеләр хезмәткәрләре, эшмәкәрләртурында системалы рәвештә рубрикалар урнаштырабыз. Безнең республикада андый реаль үрнәкләр бик күп.

Быел мондый тарихларны без тагын да күбрәк күрербез дип ышанам. Чөнки безнең даими партнерларыбыз - республик массакүләм-мәгълүмат чаралары, бәйсез пабликлар, телеграм-каналлар, яшьләр медиаберләшмәләре, блогерлар.  Хезмәттәшлегегез өчен барыгызга да рәхмәт белдерәбез. Гражданлык патриотизмын тәрбияләүдә без Россиянең «Белем» җәмгыяте республика бүлегенә дә аерым роль йөклибез, аның белән студентлар киңлегенә үзара хезмәттәшлек һәм интеграция турында килешү төзелде. Яшьләрдә  гражданлык үзаң тәрбияләүдә  традиция буенча нәтиҗәле механизм булып   аларны иреклеләр-волонтерлар хәрәкәтенә җәлеп итү тора. Республиканың  барлык районнарыннан   «Игелекле Татарстан»    берләшмәсе  180 мең битараф булмаган балаларны берләштерә. 2019 елдан башлап,     «Игелекле эшләр төбәге» россиякүләм конкурсында җиңүләр Татарстанга  41млн сум күләмендә субсидияләр алып килде.  2023  елда Россиядә беренче волонтерлар өчен    «Игелекле»  профиль лагерен ачтык. Яшьләр  махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм оештыру буенча актив эш алып баралар. 6000 нән артык «Ярдэм янэшэ! Помощь рядом!» волонтерлар хәрәкәте бөтен республика буенча 85 складта эшләп, 1040  тонна гуманитар йөк әзерләүдә ярдәм иттеләр.   «Форпост»  волонтерлар хәрәкәте тарафыннан  узган елда һәм 2024 елда  Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә  гуманитар миссия белән  барулар оештырылды. 

Яшьләрнең      үз-үзләрен гамәлгә ашыру өчен  мөмкинлекләр тудыруда төп партнерларыбыз – яшьләр берләшмәләре.  2023 елда  39 яшьләр оешмалары белән партнерлыкта 173 проект гамәлгә ашырылган, аларга  573 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән.

2023 елда Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясенең 10 еллыгы, «Ватан берләшмәләренең» 30 еллыгы  һәм   «Кар десантының» 55 еллыгын билгеләп үттек. 2024 елда шулай ук яшьләр берләшмәләре өчен истәлекле даталар билгеләнә: үзенең 30 еллыгын «Сәләт» хәрәкәте – талантлы инновацион яшьләрне үстерү буенча безнең флагман һәм база проекты – билгеләп үтә. Татарстан Республикасының «Шаяннар һәм тапкырлар клубы»на да 30 ел тула. Барлык муниципаль берәмлекләр командаларын чакырып, Юбилей фестивале  үткәрү планлаштырылды. Барлык иҗтимагый оешмалар активына мөһим республика һәм федераль проектларны тормышка ашыруда катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез. Коммерцияле булмаган оешмаларның эшендә Иминлек Советының күптән түгел уздырылган утырышы яктылыгында студентлар арасында милләтара һәм мәдәниятара мөнәсәбәтләрне ныгытуга аерым роль  бирелә.

Безнең уртак бурычыбыз  -  партнерларыбыз – «Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе»,   «Мәдәният һәм диалог үзәге»,   «Чит ил студентлары  ассоциациясе»,   «Татар яшьләре форумы» белән республиканың югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары белән берлектә предмет эшен оештыру.

Алдагы өч елда мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйгалар алдыннан яшҗләрнең гражданлык активлыгын һәм үзаңын арттыру иҗтимагый хәрәкәтләр лидерларына аерым роль бирелә. Бүген үк Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе игълан иткән «Яшь сайлаучы елы» кысаларында алар актив эш башладылар. Гражданлык җәмгыятенең яңа институты – «Беренчеләр хәрәкәте». Ул илнең яшь гражданнарын тәрбияләү өчен яңа мөмкинлекләр булдырырга тиеш.

2023 елда  яшьләр сәясәте учреждениеләре базасында «Беренчеләр хәрәкәтенең» беренчел бүлекләре ачылды. 150 меңнән артык катнашучыны берләштергән 63 региональ вакыйга үткәрелде. «Беренчеләр хәрәкәте» медиаберләшмәсен үстерү буенча проектны гамәлгә ашыруга   «Республика шәһәрләре  һәм районнары буенча Яшьләр автобус туры»,  «XXI гасыр лидеры» Бөтенроссия конкурсын үткәрүгә һәм башка вакыйгаларга Министрлык тарафыннан 28 млннан артык акча бүлеп бирелде.

Татарстан  яшьләре Росмолодежь Федераль агентлыгы форум кампанияләрендә ел саен актив катнаша. 2023 елда «Татарстан – мөмкинлекләр территориясе»  коммерцияле булмаган автоном оешмасы 44 форумда катнашу өчен төбәк делегациясен әзерләде. Барысы 17575 гариза бирелде, 618 кеше катнашучылар булды. Республика яшьләр иницативаларын гамәлгә ашыру өчен  федераль бюджеттан 70 млн сум тотылды.

Яшьләр халыкара хезмәттәшлеге гуманитар элемтәләрне, «халык дипломатиясен» үстерүдә, илләр  арасында күперләр төзүдә сизелерлек роль уйный.   Бүгенге көндә, дөньяда авыр шартлар булуга карамастан, яшьләрнең халыкара коммуникацияләре чиксез. Соңгы елларда халыкара яшьләр хезмәттәшлеге буенча системалы эш алып бару мөмкинлеге туды. «Сәләт» фонды, «Яшьләр дипломатиясе академиясе» 2023 елда 32 илдән яшь дипломатлар, эшмәкәрләр, хисапчылар, студентлар катнашында Ислам хезмәттәшлеген оештыру форматындагы 8 халыкара чараны оештыруда катнашты.

Быел Бөтендөнья яшьләр фестивале глобаль вакыйга булачак. Ул Россия Президенты кушуы буенча, март аенда Сочи шәһәрендә уза. Анда төрле илләрдән  барысы 20мең яшь кеше катнашачак.   

Татарстаннан фестивальдә 300 делегат һәм волонтер катнашачак.

Икенче мөһим трек булып Казанда  БРИКС + илләре чараларының яшьләр блогын үткәрү һәм ИХО илләренең яшьләр һәм спорт буенча министрлар советы утырышы торачак.

 Хөрмәтле коллегия катнашучылары!

Иң күпсанлы максатчан аудитория ул – эшләүче яшьләр.

600 меңнән артык яшь кызлар һәм егетләр Татарстан экономикасының төрле секторларында хезмәт куя. «Предприятиеләр һәм оешмалар яшьләре союзы» проектын гамәлгә ашыруга 150 эре эш бирүчеләр җәлеп ителгән. «Безнен Заман» эшләүче яшьләрнең фестиваль  хәрәкәте 10 ел эчендә 10 мең яшь яшь кешене җәлеп иткән. Татарстан Республикасы Рәисе карары нигезендә 2023 елда «Безнең заман» фестивале җиңүчеләренә Гран-при ике тапкыр – 1млнга кадәр күтәрелде.

Эшләүче яшьләрнең иҗади рәвештә үз-үзен тормышка ашыру системасын формалаштыру өчен үрнәк булып,  «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтен тормышка ашыру тәҗрибәсе тора. 

«Созвездие-Йолдызлык» - сәләтле  яшьләрнең  эзләнү, остазлык, ярдәмләшү  һәм эшкә урнаштыруны үз эченә алган уникаль республика проекты. «Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәтенең тагын бер юнәлеше – «Премьера» яңа  театраль проекты булачак.  Аның төп бурычы – республиканың югары уку йортлары  һәм техникумнар базасында студентлар театрлары оештыру.  Бу мәсьәләне хәл итү өчен уку йортларында барлык шартлар да тудырылган. Мисал өчен, 2023 елда  «Студентлар язы» Бөтенроссия фестивалендә Татарстан делегаиясе 1 урынны   алды, ә  Россиянең  махсус уку йортлары арасында «Театр» юнәлешендә Гран-прига лаек булды.   

Татарстан студентлары белән эшләү турында сөйләгәндә, ә бу 240 меңгә якын егет һәм кыз, Министрлыкның партнерлары булып, югары уку йортлары ректорлары советы каршындагы тәрбия эше буенча Координация советы, урта махсус уку йортлары директорлары советы һәм Татарстан Республикасы Студентлар лигасы тора. Елдан-ел Студентлар лигасы үзенең потенөиалын арттыра, республика шәһәрләре уку йортларында позицияләрен ныгыта, яңа проектлар эшли.  Мәсәлән, «Ак Барс Банк» ярдәме белән «Транспорт гранты» яңа кешбэк опциясе  белән тулыландырылган, ә «Студентларның белем бирү форумы» быел беренче тапкыр җәйге форматтан тыш кыш көне дә үткәреләчәк. Бүген Иннополис шәһәрендә 1000нән артык делегат өчен 3 этаплы белем бирү программасы старт алды. 

Югары белем алганнан соң,  күп кенә студентлар фәнни эшләр белән кызыксына башлый. Бүгенге көндәге вакыйгаларны исәпкә алып, Фәнни-технологик үсеш елында яшь галимнәргә ярдәм итү тагын да актуаль.

Яшь галимнәр хәрәкәте белән берлектә  аларга системалы рәвештә ярдәм итү буенча грантлар һәм торак шартларын яхшырту буенча тәкъдимнәр әзерләделәр.

Хөрмәтле  Рифкать Нургалиевич,  яшьләр хәрәкәте инициативаларына даими ярдәм итүегез  өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез һәм безнең уртак тәкъдимнәребезне яклавыгызны сорыйбыз.

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Кадерле дуслар!

Бер доклад кысаларында барлык юнәлешләрне, яшьләр белән көндәлек ведомствоара эштә катнашучыларның барысын да санап чыгу мөмкин түгел.

Безнең өчен, республикабызның кайсы гына районында яшәвенә дә карамастан, яшьләр өчен бертигез мөмкинлекләр булдыру  мөһим.

Яшьләр сәясәте өлкәсендәге барлык карарлар безгә яшьләр белән эшләү буенча мөһим дәүләт бурычларын хәл итү өчен нәтиҗәле система булдырырга мөмкинлек бирә. Алдагы көндә күпме эшләргә  кирәклеген аңлап, безгә зур команда булып эшләү бик мөһим. Яшьләр белән эшләү – безнең уртак команда эше!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International