Теләче районында яңа «Киләчәк» яшьләр үзәге ачылды, аны төзүгә 213 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстанның Теләче районында «Киләчәк» яшьләр үзәге ачылды. Ачылу тантанасында ТР Рәисе администрациясе башлыгы Әсгать Сәфәров, ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты.

«Яшьләр үзәге ачылу белән чын күңелдән котлыйм! Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов илдә яшьләр үсеше өчен заманча шартлар булдыруны беренче чиратта бурыч итеп куйдылар. Соңгы ун елда республикада 250дән артык яңа яшьләр объекты төзелде яки яңартылды, бүген шәһәрләрдә һәм районнарда 36 яшьләр үзәге эшли. Илдә гаилә елы дип игълан ителгән елда  «Киләчәк» яшьләр үзәген ачу зур символик әһәмияткә ия», - дип белдерде Әсгать Сәфәров.

Аның үзенчәлеге шунда ки, бу муниципалитетларда яшьләр үзәге нольдән төзелгән беренче объект. Проектка кертемнәрнең гомуми суммасы 213 млн сум тирәсе.

Яшь кешенең, аның сәләтләренең һәм талантларының үсешендә билгеләүче фактор яшәү урыны. Теләчедәге яңа яшьләр үзәге җирле яшьләр өчен җәлеп итү урыны булыр дип ышанам. Районда 4,5 меңнән артык яшь кеше яши, алар монда күңелләренә хуш килгән шөгыль таба алачак. Яшьләр үзәге барлык яшьләр оешмаларын бер мәйданчыкта берләштерә. Шуның аркасында яшь кеше гамәлдәге барлык проектлар белән шунда ук таныша ала», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Яшьләр үзәгендә коворкинг зонасы, киберзал, китапханә, күп функцияле заллар, иҗади остаханәләр, медиа-заллар һәм башка күп нәрсәләр бар.

«Без Татарстанның һәр районында яшьләрнең күпкырлы үсеше өчен киңлекләр барлыкка килүенә төгәл һәм планлы рәвештә барабыз», — дип нәтиҗә ясады министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International