«Алтын каләм-Золое перо» яшьләр матбугаты фестивале 300дән артык гариза җыйды

2024 елның 19 феврале, дүшәмбе

«Алтын каләм — Золотое перо» республика яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең оештыру комитеты XXVIII Фестивальнең сайлап алу этабына йомгак ясады. Гариза бирү кампаниясе нәтиҗәләре буенча 308 гариза кабул ителгән, ә 118 кеше фестивальнең онлайн һәм офлайн этабына узган. Аларны республика һәм федераль спикерларның белем бирү интенсивлары һәм лекцияләре, конкурс этаплары һәм традицион йомгаклау күчмә фестивале көтә.

Иң актив катнашучылар Казаннан (132), Арчадан (33), Әлмәттән (23), Актаныштан (13), Түбән Камадан (14) һәм Яр Чаллыдан (13). Шәхси номинацияләр арасында «Телевидение» (19), «Подкастлар» (13), «Татар һәм рус телләрендәге басма журналистика» (13 һәм 11) һәм SMM (12) юнәлешләрендә катнашучылар саны күбрәк. Беренче тапкыр оештырылган «Студентлар медиасы» юнәлеше 32 гариза җыйды, ә фестивальдә 22 студент медиасы катнашачак.

«Муниципаль берәмлекләрнең актив катнашуы конкурсны үткәрүнең әһәмиятен раслый. Катнашучылар тәҗрибә уртаклашып кына калмыйча, практик күнекмәләр дә ала алачак, Татарстан медиа-системасының «Кадрлар резервы» да булачак. Конкурсның барлык алдагы программасы яшьләрне һөнәрләрендә эзләүгә, шәхси үсешкә ярдәм итәр дип ышанам», - диде ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Исегезгә төшерәбез, узган елның 29 декабрендә «Алтын каләм — Золотое перо» XXVIII Республика яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале башланды. Конкурс этаплары онлайн һәм офлайн форматта узачак.

Конкурс юнәлешләре шәхси һәм коллектив номинацияләрне үз эченә ала. Конкурста шәхси катнашу кысаларында 8 юнәлеш күздә тотыла: рус телендә басма журналистика; татар телендә басма журналистика; подкастлар һәм радио (рус һәм татар телләрендә); фотожурналистика; телевидение һәм видеоблогинг (рус һәм татар телләрендә); дизайн һәм верстка; SMM; реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә. Коллектив номинацияләрдә Татарстан Республикасы югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары медиаүзәкләре катнаша ала.

Фестивальдә җиңүчеләрне Гран — при ияләрен сайлап алачаклар, ул югары уку йортында медиа юнәлеше буенча укырга сертификатны күздә тота. Шулай ук индивидуаль номинацияләрдә юнәлешләр буенча I, II һәм III дәрәҗә лауреатлар, «Ел ачышы» номинациясе һәм башка махсус номинацияләр ияләре сайланачак. Ә югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары арасындагы иң яхшы медиаүзәкләр уку йортының медиаүзәген үстерү өчен 1 млн сумлык сертификат алачак.

Фестиваль ТР Яшьләр эшләре Министрлыгы, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, ТР Журналистлар берлеге, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР югары белем бирү мәгариф оешмалары, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе һәм «Идел» яшьләр журналы тарафыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International