РФ Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко балалар ялы һәм сәламәтләндерү инфраструктурасын модернизацияләү программасының икенче этабына йомгак ясау буенча тантаналы чара үткәрде.
Видеоконференциядә Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов һәм программаны гамәлгә ашыручы төбәкләр катнашты. Татарстан Республикасын яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков тәкъдим итте.
Валентина Матвиенко билгеләп үткәнчә, Федерация Советы инициативасы белән проектка кызыксыну барлык көтелгәннән дә артып киткән: «Без моны Федерация субъектларыннан килгән гаризалар саны һәм төбәкләрдән килгән күпсанлы уңай җаваплар буенча күрәбез. Әмма иң мөһиме, балаларга бу яңа корпуслар ошый, ә ата-аналар балаларының яхшы, уңайлы шартларда ял итүләрен беләләр һәм ышаналар.
Гаилә елында Россия Президенты Владимир Путинның балаларның ял итү һәм аларны сәламәтләндерү объектларын торгызу һәм төзү буенча йөкләмәсен тормышка ашыру дәвам итүе бик мөһим, дип ассызыклады парламентның югары палатасы спикеры.
«Бу программа бик мөһим һәм вакытында, аның ярдәмендә узган ел илдә балалар үзәкләрендә 2022 елга караганда 200 мең балага күбрәк ял итте», — дип билгеләп үтте Сергей Кравцов.
Министр программа объектлары өчен бердәм стандарт билгеләнүен өстәде: киңлекләрне бизәү, дизайн һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча югары таләпләр. Моннан тыш, балалар лагерьлары өчен тәрбия эшен оештыруның бердәм программасы расланды, Бөтенроссия үзәкләре базасында әйдаманнар әзерләү буенча федераль программа кертелде.
Программаның икенче этабында 16 төбәк катнашты һәм балалар лагерьларында 40 яңа торак корпус төзелде.
Ринат Садыйков билгеләп үткәнчә, конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстан Тәтеш районының «Чайка» лагеренда ике корпус төзү өчен 36 млн сумнан артык акча алган. Министр шулай ук «җәй» лагерьларын капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү республика программасы кысаларында «Чайка» лагерына республика бюджетыннан 50 млн сум акча бүлеп бирелүен сөйләде. «Алынган федераль һәм республика акчалары ярдәмендә лагерьда сыйфатлырак дәрәҗәдә ял итү шартлары булдырылды», - дип йомгаклады министр.