Август аенда Татарстанда округ патриотик форумы узачак

2024 елның 26 феврале, дүшәмбе

Татарстан округ патриотик форумын уздыру хокукына ия булды. Биредә Көньяк, Төньяк Кавказ һәм Идел буе федераль округларыннан белгечләр киләчәк.Тиешле килешү «Россия» күргәзмә-форумында яшьләр йортында патриотик тәрбия белгечләре өчен семинарда имзаланды.

Ил Президенты Владимир Путин яшьләрне патриотик тәрбияләүнең мөһимлеген күп тапкырлар билгеләп үтте һәм хәзер зонадан кайткан меңнән артык кешенең үсеп килүче буын белән эшләвен аерым ассызыклады.

«Август аенда Татарстанда округ патриотик форумын уздыру планлаштырыла, анда Идел буе, Төньяк-Кавказ һәм Көньяк федераль округлардан патриотик тәрбия өлкәсендә белгечләр катнаша. Мондый чараларны дүрт субъект кына кабул итәчәк. Безнең республикадан тыш, бу Хабаровск крае, Новгород һәм Владимир өлкәләре», - дип аңлатты ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова.

Округ форумнарында иҗтимагый берләшмәләр лидерлары һәм патриотик тәрбия өлкәсендәге проектлар җитәкчеләре, Бөтенроссия патриотик оешмаларының төбәк бүлекчәләре әгъзалары һәм активистлары, субъектларның башкарма хакимияте белгечләре һәм патриотик тәрбия үзәкләре хезмәткәрләре катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International