2024 елда «Россия яшьләре» милли проекты барлыкка киләчәк. Бу хакта Федераль Җыенга юллама вакытында ил Президенты Владимир Путин игълан итте.
«Илнең иртәгәсе көнен хәзерге яшь буынның омтылышлары билгеләячәк. Аның уңышлары һәм ныклык тикшерүләрен узачак тормыш ориентирлары - бу Россия суверенитеты гарантиясенең, безнең тарихыбызны дәвам итүнең мөһим залогы. Яшьләр сәясәте өлкәсендәге тәҗрибәне тупларга һәм быел ук «Россия яшьләре» милли проектын эшләтеп җибәрергә тәкъдим итәм», - дип белдерде Владимир Путин.
Ул ассызыклаганча, яңа милли проект илебезнең киләчәге турында һәм киләчәге өчен булырга тиеш.