14 апрельдә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта RE’ACTOR арт – резиденциясе ярдәме белән 10 артист катнашында ике сәгатьлек Аудиовизуаль перфоманс фестивале узачак. Тамашачыларны тере тавыш, яктылык шоуы, зур экрандагы генератив графика һәм илһамлы тарих көтә. «Мир» станциясенә нигез салучы һәм генераль продюсеры – RE’ACTOR резиденты Алмаз Сәмигуллин.
Артистлар фестивальдә катнашу өчен 10 мартка кадәр HIFI-стримингның СТУДИО кушымтасы аша гариза бирә һәм Казанның иң ихлас һәм атмосфералы шоуында чыгыш ясау мөмкинлеге ала алачаклар.
Гаризалар бирү өчен кирәк:
Артистлар ничек сайланачак?
Оештыручылар командасы музыка, материал, артистлар/төркемнәрнең социаль челтәрләре белән таныша һәм башкаручыларны өч критерий буенча бәяли, һәр критерий өчен баллар исәпләнә:
- Артистның фестиваль рухына, идеясенә туры килүе
- Башкару, чыгыш ясау күнекмәләре
- Җырларның сыйфаты һәм эчтәлеге
Иң күп балл җыйган артистлар белән оештыручылар шоуда катнашу мөмкинлеге турында сөйләшәчәкләр.
«Мир станциясе»нең беренче сезонында RE’ACTOR резидентлары Дышать, Майкрайз, Zhivaya катнаша. Шулай ук башка артистлар: Юна, Оммаж, Хаким, Fauzia, IO, Holofonote, Юхим, Moriko, Ледокол Пушкин.
Фестивальгә әзерлек кысаларында шулай ук Краудфандинг кампаниясе башланды. Теләге булган һәркем үзенә уңайлы булган сумманы сайлап лот сатып алып, проектны хуплый ала: https://planeta.ru/campaigns/mir-station.
Проект Президент Мәдәни инициативалар фонды һәм RE’ACTOR Арт-резиденциясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.