Бөтендөнья яшьләр фестивалендә Татарстан делегациясе Сабантуй милли бәйрәмен оештырды. «Казан» павильонында төрле төбәк һәм төрле илдән килгән делегатлар халык ярышларында һәм уеннарында үз көчләрен сынадылар.
Бөтендөнья яшьләр фестивале 1 марттан 7 мартка кадәр Россия Президенты Владимир Путин Күрсәтмәсе нигезендә үтә.
Чара кунаклары РФ президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко һәм яшьләр эшләре федераль агентлыгы җитәкчесе Ксения Разуваевалар булды. Кунакларга павильон эшчәнлеген тәкъдим иттеләр, анда көн дәвамында төрле чаралар, мастер-класслар үтте.
Чаралар программасы берничә блокны үз эченә алды. Аның төп сәхнәсендә татар мәдәниятенең иң күренекле вәкилләре концерты оештырылды: тамашачыларны Татарстанның бу күңелле бәйрәме атмосферасына алып кереп китәрдәй бию, вокал номерлары күрсәтелде.
Залда татар халык уеннары станцияләре урнаштырылды. Теләгән һәр кеше бу уеннарда үз көчен сынап карау һәм төрле бүләкләр оту мөмкинлеге алды. были расположены станции с татарскими народными играми. Шул исәптән мастер-класслар оештырылды. Анда катнашучылар үз куллары белән татар бизәнү әйберләре ясый, түбәтәй бизи алды.
«Татарстанда төрле милләт вәкилләре дус һәм тату яши. Шуңа күрә без һәр бәйрәмне бергәләп үткәрәбез. Җәй башында үткәрелә торган Сабантуй бәйрәме - иң якты һәм масштаблы бәйрәм. Бөтендөнья яшьләр фестивалендә безгә кунакчыллыгыбызны, яшьләр мәдәниятен күрсәтергә мөмкинлек туды. Безнең белән бергә төрле халыклар биеделәр, җырладылар һәм мин аларның күзләрендә очкын күрдем. Мине горурлык хисләре биләп алды», - дип, Татарстан Республикасы делегаты Ксения Болилая үз тәэсирләре белән бүлеште.
Сабантуйда шулай ук «URBAN NOMADS» (шәһәр һөнәрчеләре) икенче курс магистры (КазГик) Айгөл Садриевадан костюмнар коллекциясе тәкъдим ителде.
Бөтендөнья яшьләр фестивале РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә халыкара яшьләр хезмәттәшлеген үстерү максатында үтә.
РФ президенты администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко рәислегендә үткән оештыру комитетының беренче утырышында Фестивальне «Сириус» федераль территориясендә үткәрергә карар кабул ителде.
Бөтендөнья яшьләр фестивалендә мәгариф, фән, халыкара хезмәттәшлек, мәдәният, волонтерлык һәм хәйриячелек, спорт, бизнес, медиа өлкәсендәге 20 мең, 10 мең чит ил катнашучыларын кертеп, яшь лидерлар катнаша.
Фестиваль хәрәкәте тарихында беренче тапкыр буларак, чарада Россиядән 14-17 яшьлек – 500, чит илдән – 500 яшүсмер катнашу мөмкинлеге алды.
Бөтендөнья яшьләр фестивален оештыручы – Яшьләр эшләре Федераль агентлыгы (Росмолодёжь).