Халыкара Яшьләр фестивалендә Россия һәм Ислам дөньясы хезмәттәшлеге үзенчәлекләрен тикшерделәр.

2024 елның 5 марты, сишәмбе

Бөтендөнья яшьләр фестивалендә  «Казан» павильонында   «Россия – Ислам  дөньясы: хезмәттәшлекнең үзенчәлекләре һәм перспективалары» темасына сессия үтте. Анда Татарстан Республикасында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Яшьләр форумы ярдәме белән уздырыла торган  күпсанлы уңышлы чаралар тәҗрибәсе турында фикер алыштылар. Анда РФ һәм ИХО илләреннән яшь егетләр катнаша ала: Казан глобаль яшьләр саммиты, ИХО илләренең яшьләр фәнни конгрессы һәм КазанФорум яшьләр мәйданчыклары.  

Бөтендөнья   яшьләр   фестивале 1 марттан 7 мартка кадәр Россия Президенты Владимир Путин Күрсәтмәсе  нигезендә үтә.  Әлеге сессиянең спикерлары яшьләр берләшмәләре лидерлары һәм ИХО илләрендә һәм институтларда һәм Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру   өчен җаваплы кешеләр:  Расул Омаров, ИХО(Төркия) яшьләр форумы   директоры,   Тимур    Сөләйманов  - ТР Рәисе ярдәмчесе,   ТР «Беренчеләр хәрәкәте»  Бөтенроссия балалар һәм яшьләрнең иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге рәисе, Марат Бариев – ТР олимпиа советы рәисе, Дарио Камал  -  яшьләр сәясәте буенча Мозамбик Республикасы Президенты киңәшчесе, Тауфик Любис Тантан – Индонезия милли яшьләр советы президенты, Дильноза Каттаханова – Үзбәкстан Республикасы яшьләр эшләре агентлыгы директорының беренче урынбасары, Аскар Шайкидинов – Кыргызстан Республикасы яшьләр сәясәте һәм мәдәният, мәгълүмат, спорт Министрлыгының идарә начальнигы.

Сессия программасы үз эченә Россия һәм Ислам дөньясы илләре арасындагы мөнәсәбәтләрнең агымдагы торышы, трендлары, катлаулылыгы һәм хезмәттәшлек перспективалары турында эксперт чыгышларын, шулай ук Россия Федерациясе һәм ИХО илләре яшьләре арасында үзара хезмәттәшлекне ныгыту турындагы идеяләрне алды.

Спикерларның берсе Тауфик Любис Тантан үз чыгышында РФ Президенты Владимир Путинның Россия белән Ислам дөньясы арасында күпьяклы хезмәттәшлекне тормышка ашырудагы ролен билгеләп үтте: «Бу дәүлт башлыгының үз илендә төрле милләтләргә зур игътибар бирүен һәм төрле диннәрне хөрмәт итүнең мөһимлегенә басым ясавын күрсәтә», - дип ассызыклады ул.

Фикер алышулар нәтиҗәсендә Россия һәм Ислам дөньясы арасында хезмәттәшлекне ныгытуга, шулай ук яшьләр өчен мәгариф, мәдәният, туризм өлкәсендә яңа мөмкинлекләр булдыруга һәм яшҗләр берләшмәләре арасында элемтәләрне киңәйтүгә юнәлдерелгән гамәли киңәшләр һәм инициативалар формалаштырылды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International