Казандагы «Химиклар» мәдәният йортында 16 мартта 14-18 яшьлек яшүсмерләр өчен «Әйдә фикер алышыйк» дигән дискуссия мәйданчыгы узачак. Ул бирелгән кейсны чишү өчен команданы алыштыруны күздә тоткан «Дөнья кафесы» форматында узачак, төп темасы волонтерлык булачак.
«Бу безнең мондый форматтагы беренче проектыбыз. Безнең төп бурыч - балаларны бер-берсе белән таныштыру, алар арасында аралашуны җайга салу һәм команда эше ярдәмендә теге яки бу гамәли кейсларны чишүнең яңа юлларын ачыклау. Дискуссия мәйданчыгында балалар ирекле эшчәнлек белән танышып кына калмыйча, республикада волонтерлыкны үстерү өчен яңа стратегияләр дә эшли алачаклар», - дип аңлатты «ТР Иреклеләр мәгълүмати-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасының башкарма директоры Айрат Мөбарәкшин.
Оештыручылар һәр катнашучыга уңайлы шартлар тудыру өчен тарату продукциясе, сертификатлар, шулай ук чәй һәм аңа сыйлар бирәчәк.
Дискуссия мәйданчыгында катнашу өчен 13 мартта 19:00 сәгатькә кадәр алдан теркәлү кирәк: https://forms.gle/tWWMq32nGCNPExh6A.