«Мәгариф» милли проекты: Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашыру

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

ТР Хөкүмәт йортында Татарстан республикасында «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру турында  брифинг үтте. Татарстанда  2019-2024 елларда  әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен 28,5 млрд сум, шул исәптән федераль бюджеттан 20 млрд сум акча акча бүленгән. 

Татарстан «Мәгариф» милли проектының «Социаль  активлык»   федераль проектын гамәлгә ашыруда  катнаша.  Бу эш республикада волонтерлык хәрәкәте үсеше белән бәйле, диде ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

 «Төрле яшьтәге 182 мең кеше волонтерлар исәбенә кертелде. 2023елда Татарстан  «Социаль  активлык»  проекты күрсәткечен 28%ка арттырып үтәде.  Республика  биш ел рәттән «Игелекле эшләр төбәге»  россиякүләм конкурсында җиңүче  исемен яулады һәм  федераль субсидия отты. Биш ед рәттән төрле шәһәр һәм районнарда волонтерлыкны үстерү өчен 7миллионнан артык акча ала», – дип белдерде министр.

Моннан тыш, 2025 елга кадәр  волонтерлыкны үстерү буенча  республика проекты  гамәлгә  ашырыла.  Бу эш өчен 17,3 млн сум финансланган. 

Волонтерлар  Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар ярдәм җыюга да җәлеп ителделәр, дип өстәде министр.

Узган елда яшүсмерләр өчен   хәрби-патриотик клублар саны 153 тән 174 кә кадәр җитте. Алар һәр муниципаль берәмлектә урнашкан. Аларда 14 меңнән артык өлкән яшьтәге балалар шөгыльләнә.

Шулай ук «Мәгариф» милли проекты буенча республикада «Яшьләр өчен төбәк» федераль проекты да гамәлгә ашырыла. Әлеге проект  РФ субъектларына инфраструктура һәм социаль әһәмиятле  яшьләр проектларын гамәлгә ашыру өчен өстәмә финанслар алуга мөмкинлек тудыра.

«Быел Татарстан проект буенча 50 млн сумга артык – 188,5 млн сум ала. Бу акчаларның яртысы  Химиклар мәдәният йортын – Яшьләр Министрлыгы яшьләр үзәге бинасын ремонтлауның беренче этабына тотылачак. Икенче өлеше төрле проектларны – яшьләр сәясәте өчен белем бирү программаларын гамәлгә ашыру, палаткалы лагерьлар өчен җиһазлар сатып алу, авыл яшьләрен агарту чараларын үткәрүгә юнәлтеләчәк», - диде Ринат Садыйков. Ул шулай ук Владимир Путинның Федераль җыенга юлламасында  «Россия яшьләре» милли проекты турында игълан итте, дип искәртте. «Бу безгә яшьләр һәм яшьләр белән бергә тагын да күбрәк эшләргә мөмкинлек бирер дип ышанам», - дип нәтиҗә ясады Ринат Садыйков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International