Татарстан яшьләре Халыкара «Сириус» китапханәсенә 200дән артык китап тапшырды

2024 елның 6 марты, чәршәмбе

Бөтендөнья яшьләр фестивалендә «Сириус» университетында халыкара китапханә ачылды.Китапханәдә җиде стеллаж урнаштырылган. Алар 24 мең басманы саклауга исәпләнгән 320 киштәдән тора.

Авторлар проекты идеясе буенча китапханәгә Бөтендөнья   яшьләр   фестивалендә   теләсә   кайсы   катнашучы   китап   китерә ала. Бу төрле илләр   әдәбияты  да, инглиз телендә рус классик әсәрләре дә, шулай ук фәнни  журналлар һәм энцеклопедияләр дә булырга мөмкин.

Татарстан Республикасы китапханә фонды тулыландыруда иң актив катнашучы   булды. Татарстан  делегатлары    200дән  артык китап алып килделәр.

 «Мин Н.Островскийның   «Корыч  ничек  чыныкты»   китабын алып килдем.  Бу  әсәр   минем үзаңымны  үзгәртте  һәм   тормыш кешенең иң кадерле   нәрсәсе икәнен исбатлады. Үз илең белән  горурланып  яшәргә  кирәклеген  аңлатты.  Шуның өчен дә мин бу китабымны  китапханәгә тапшырам», - диде Татарстан делегаты Айгөл   Гарипова.

Татарстан  делегаты  Елизавета Гонзова   китапханәгә үзенең иң яраткан шигырьләр  җыентыгын тапшырды.   «Китапханәгә  мин Евгения Евтушенкның шигырьләр җыентыгын алып килдем. Ул минем иң яраткан шагыйрем.  Аның шигырьләре  кеше тормышы турында  тирән мәгънәле итеп язылган», - диде ул.

Бөтендөнья яшьләр фестивале РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә халыкара яшьләр хезмәттәшлеген үстерү максатында үтә.

РФ президенты администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко рәислегендә үткән оештыру комитетының беренче утырышында  Фестивальне «Сириус» федераль территориясендә үткәрергә карар кабул ителде.

Бөтендөнья яшьләр фестивалендә  мәгариф, фән, халыкара хезмәттәшлек, мәдәният, волонтерлык һәм хәйриячелек, спорт, бизнес, медиа өлкәсендәге  20 мең, 10 мең чит ил катнашучыларын кертеп, яшь лидерлар катнаша.

Фестиваль хәрәкәте тарихында беренче тапкыр буларак, чарада Россиядән 14-17 яшьлек – 500, чит илдән – 500 яшүсмер катнашу мөмкинлеге алды.

Бөтендөнья яшьләр фестивален оештыручы – Яшьләр эшләре Федераль агентлыгы (Росмолодёжь).

Татарстан Республикасын 225 делегат һәм 82 волонтер тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International