Топ-5кә 2024 елгы ВФМДА үзләрен иң актив күрсәткән төбәкләр – Татарстан, Түбән Новгород, Мәскәү, Ямал, Приморье эләкте. «Дөнья яшьләре шәһәре ачкычы» премиясен тапшыру тантанасы Сириуста Бөтендөнья яшьләр фестивалендә узды. Чара 1 марттан 7 мартка кадәр Президент Владимир Путин Указы нигезендә Халыкара яшьләр хезмәттәшлеген үстерү максатларында уза.
«Татарстан Республикасы Бөтендөнья яшьләр фестивален әзерләүдә актив катнашты. Иреклеләр ресурс үзәге 2024 елда Бөтенроссия конкурсында җиңү яулап, ВФМ волонтерларын җәлеп итү һәм әзерләү үзәкләренең берсе булды.Татарстан волонтер позициясенә гаризалар саны буенча иң яхшы үзәкләр исемлегенә керә. Казан фестиваль территориясендә павильон төзегән биш шәһәрнең берсе», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
«Казан» павильоны презентация активлыкларын һәм Казан белән танышу өчен арт-мәйданчыкларны гына түгел, ә мәдәни кичәләрне, мастер-классларны, концерт программаларын һәм башка кызыклы интерактивларны да үз эченә ала.
Аутентик ансамбльләр чыгышы кысаларында Татарстан ZAKARIA коллективы тарафыннан тәкъдим ителде. Шул исәптән, Татарстан Республикасы делегациясе Томск өлкәсе белән берлектә Казахстан Республикасы делегациясе өстеннән мәдәни шефлык алып барды. Фестиваль кысаларында киң программа –Сабантуй, дискотекалар, иртәнге спорт активлыклары, коммуникация сессияләре әзерләнде.
Татарстан делегациясе өчен төбәкнең милли колоритын чагылдырган уникаль форма эшләнде. Министр ассызыклаганча, Арт.яшьлек проектында Татарстан делегациясе дә республиканы лаеклы тәкъдим итте. Күргәзмәдә һәм ярминкәдә катнашу өчен төбәк брендлары һәм экспозиция әйберләре тәкъдим ителде.
«Фестивальнең төп программасыннан соң Россия Федерациясенең 30 субъектында төбәк фестивальләре узачак, анда чит ил катнашучылары төбәкләрнең тарихы һәм күпмилләтле мәдәнияте белән танышачак, истәлекле урыннарга һәм эре предприятиеләргә барачак. «Россиядә яшәргә һәм эшләргә» маршруты кысаларында Татарстанга 55 илдән 100гә якын делегат киләчәк», - дип ассызыклады Ринат Садыйков.
Исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья яшьләр фестивалендә республиканы 225 катнашучы һәм 82 волонтер тәкъдим итте.