Татарстаннан Анастасия Захарова Төньяк полюста экспедициядә катнашачак

2024 елның 11 марты, дүшәмбе

«Росатом» атом энергиясе буенча дәүләт корпорациясе Бөтендөнья яшьләр фестивале программасы кысаларында Төньяк полюска экспедициядә катнашачак экспертларны сайлап алды. Конкурска барлыгы 2 меңгә якын гариза бирелгән. 15 кеше җиңүче булды, шул исәптән Татарстан делегатларының берсе. Татарстан Республикасыннан Анастасия Захарова конкурста җиңүчеләр рәтенә керде. Исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья яшьләр фестивале 1 марттан 7 мартка кадәр Сириуста Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Халыкара яшьләр хезмәттәшлеген үстерү максатларында узды.

Дәгъвачыларга профессионализм критерийлары, сайланган өлкәдә белем тирәнлеге буенча берничә турда сайлап алу узарга туры килә. Берничә көн дәвамында катнашучылар команда интеллектуаль уеннарында үзләрен күрсәттеләр һәм Росатомның Арктика экспедициясе программасы өчен иҗади һәм инновацион карарлар тәкъдим иттеләр.

«Мин үзем турында геолог буларак сөйләдем. Балтыйк шельфенда һәм Көнбатыш Себер тигезлегенең кырыс себер шартларында эш тәҗрибәм бар. Минем өчен бу безнең җирнең иң төньяк ноктасында 90 киңлектә булу өчен уникаль мөмкинлек, мондый мөмкинлеккә бик шатмын», - дип уртаклашты Татарстан җиңүчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International