«Россия –мөмкинлекләр иле» милли премиясендә канашучылар Сириуста март башында үткән Бөтендөнья яшьләр фестивалендә булдылар.Фестивальгә юлламаны илнең 33 төбәгеннән Премиянең иң илһамлы тарихлы 100 герое алды.
Татарстаннан анда Европада иң эре экстрим-паркка нигез салучы Мария Крюкова, яшь эшмәкәр Данила Калиникин һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен социаль проектлар авторы Павел Кочкаревлар катнашты.
Премия «Россия –мөмкинлекләр иле» президент платформасы тарафыннан оештырылды һәм үз эш-гамәлләре белән уңай үзгәрешләр кертеп җибәрүче һәм тормышның төрле өлкәләрендә мөмкинлекләр тудыручы һәм гамәлгә ашыручы Россия Федерациясе кешеләрен ачыклау һәм ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Премиядә катнашучылар өчен шәхси үсешкә, шәхси брендны алга сөрүгә һәм аларның уникаль тарихларын ачуга юнәлдерелгән көндәлек белем бирү программасы, лекцияләр, тренинглар, дискуссияләр һәм мастер-класслар оештырыла. Моннан тыш, номинантларның һәрберсе фестивальдә премия презентациясенә багышланган зур шоуның турыдан-туры катнашучысы булды.
«Хәтта бер кешенең гамәлләре дә аерым төбәккә, илгә яки бөтен дөньяга тәэсир итә ала. Уңай үзгәрешләр һәрвакыт кешедән башлана. Башкаларны үз идеясе белән кызыксындыра алган кешедән. Безнең милли премия моны турыдан-туры раслый. Премиягә катнашучыларны фестивалҗгә чакырганда, без мөмкин кадәр күбрәк кешенең аларның тарихларын ишетүен теләдек. «Россия –мөмкинлекләр иле» - бу матур лозунг кына түгел, ә без яшәгән чынбарлык икәнен аңладык. Бүгенге көндә бөтен дөньядан 15 меңнән артык кеше үз сайлауларын ясады. Илебездә җәмәгатьчелеккә файдалы инициативалар булдыручылар, үрнәк күрсәтүчеләр һәм башкаларга ярдәм итүчеләр бар. Бүген мондый кешеләрне күрү, аралашу аеруча күңелле», - дип билгеләп үтте «Россия –мөмкинлекләр иле» Президент платформасы генераль директорының беренче урынбасары Алексей Агафоно.
Казаннан милли премиядә катнашучыларның берсе Павел Кочкарев үзенең гаризасын «Инклюзия» номинациясенә биргән. Павел 21 яшендә инвалид коляскасына калган. Армиядә хезмәт иткән, нык, көчле егет булган. Спорт белән шөгыльләнгән. Ләкин парашют белән сикергәндә, умыртка баганасының муен өлешенә зур зыян килгән. Ул бирешмәгән. Хәзер ул өч социаль проектка нигез салучы, маркетолог, эшмәкәр.
Павелның беренче проекты – «Интегра-тур», инвалид кешеләр өчен туризм. Проект президент гранты ота. Икенче проект – сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр өчен көндезге һәм онлайн укулар inIT. Дизайнга һәм программалаштыруга укытулар.
Өченче проект – социаль такси. Проект 2023 елның июнь аеннан эшләп китте. Социаль таксиларда ярдәмгә мохтаҗ кешеләр өчен мөмкинлекләр тудырылган. Шуңа күрә мондый кешеләр кая да булса барасы булса, социаль таксиларга мөрәҗәгать итә.
Татарстанның тагын бер вәкиле Мария Крюкова «Спорт һәм урам культурасы» номинациясенә гариза биргән.
Аның проекты тарихы 2017 елда Казанның төрле иҗади һәм спорт берләшмәләре экстрим-парк булдыруны сорап чыгыш ясаганда башлана. Төрле шәһәр урам культурасы берләшмәләре вәкилләре «Урам» төркеменә берләштеләр. Алар шәһәр буйлап төрле чаралар үткәрәләр: шигъри слэмнар, диджей джемнары, брейк-данс фестивальләре, мода күрсәтү һәм экстремаль спорт төрләре буенча ярышлар һ.б.
2019 елда «УРАМ» берләшмәсе ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка экстрим-парк төзү үтенече белән мөрәҗәгать итә. Аларның инициативасы хуплана. Паркны булдыру Кремль яр буен үстерүнең глобаль концепциясенә керде һәм төрле яшҗләр җәмгыятьләренең сорауларын исәпкә алды. Бүгенге көндә ул Европадагы иң зур экстрим-парк. Ул Казан үзәгендә урнашкан һәм зур мәйданны били.
Данила Калиникин – шәһәреннән. «Эшмәкәрлек» номинациясендә катнаша. Ул стартап-студия белән җитәкчелек итә. Балачактан ук фәнгә һәм технологияләргә кызыксыну туа. Көннәр буена китаплар укый һәм компьютерда эшли. Аның әти-әнисе галимнәр, улларының да кызыксынуларын хуплыйлар.
Университетны тәмамлаганнан соң, ул фәнни-тикшеренү лабораториясенә эшкә урнаша. Ләкин бераздан үзенең эшмәкәрлеккә күңеле ятуын аңлый. Ул инновацион продуктлар һәм хезмәтләр өчен фәнни белемнәр кулланырга кирәклегенә төшенә. Хыялларын тормышка ашыру өчен, Әлмәткә кайта. Данила стартап – студио булдыра. Бу мәйданчыкта студентлар үз проектларын эшлиләр һәм гамәлгә ашыралар.
Данила Россиянең технология лидеры буларак, үз потенциалына ышана һәм Әлмәттә Кремний үзәнлеген булдыру турында хыяллана. Ул Россия студентларының югары технологияле стартаплар булдырырга сәләтле булуларына ышана, алар дөнья дәрәҗәсендә ярыша ала.
«Россия – мөмкинлекләр иле» милли премиясе РФ Президенты күрсәтмәсе нигезендә оештырыла. Ул 2023 елның 19 декабрендә үз эшен башлый. Гаризалар кабул итү 2024 елның 31 гыйнваренда тәмамланды. Шул чор эчендә илнең барлык төбәкләреннән Премиядә катнашу өчен13 номинациягә 33 мең гариза килгән.
Болар: «сәламәтлек саклау һәм медицина», «Эшмәкәрлек», «Лидерлык», «Информацион технологияләр һәм ясалма интеллект», «Экология», «Туризм», «Спорт һәм урам культурасы», «Фән һәм технология», «Инклюзия», «Иҗат һәм сәнгать», «Медиа», «Мәгариф», «Төбәкләр үсеше».
Премиядә үз эшләре белән ил үсешенә өлеш кертүче, тирә-ягында дөньяны үзгәртүче, әйләнә-тирәдәгеләргә үрнәк булып торучы 18 яшьтән өлкәнрәк гражданнар катнаша.
«Россия – мөмкинлекләр иле» милли премиясе җиңүчеләре «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы амбассадоры булу мөмкинлеге ала, профильле чараларда спикер һәм эксперт сыйфатында чакырыла, «Эш кешеләрдә» документаль фильмында катнашу, Россия буенча сәяхәт итү, «Сенеж» идарә мастерскоенда белем алу мөмкинлекләренә ия була.
Халыкның тавыш бирүе буенча номинантлар исемлеге һәм «Россия – мөмкинлекләр иле» милли премиясенең алдагы этабы турында мәгълүматлар premia.rsv.ru сайтында урнаштырыла.