Казан Дәүләт Энергетика университетына «Энерго-яз» килде

2024 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Ел саен үткәрелә торган республикакүләм язгы интеллектуаль «Энерго-яз» фестивале   Казан дәүләт университетының актлар залында  старт  алды.    

Чараның төп максаты -  катнашучыларның акыл сәләтләрен күрсәтергә һәм интеллектуаль уеннарны югары һәм урта белем студентлары арасында, шулай ук Татарстан Республикасы мәктәп укучылары арасында популярлаштырырга мөмкинлек бирүче интеллектуаль киңлек булдыру.

Фестиваль  - россиякүләм   «Росмолодежь»  яшьләр проектлары конкурсы җиңүчесе,  «Микрогранты»  конкурсы җиңүчесе, шулай ук иң яхшы яшьләр проектларына ярдәм буенча университет ректоры гранты һәм «Татарстан Республикасы студентлар Лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы  гранты  иясе.

Фестивальнең инициаторы һәм оештыручысы КДЭУның студент-активисты Даниил Ченцов. Фестиваль үз эченә ике трекны ала -  университетлар  һәм мәктәп-көллиятләр.

 Ул 11 интеллектуаль дисциплина, шулай ук Soft Skills катнашучыларын үстерүгә юнәлдерелгән чакырылган спикерлардан белем бирү программалары буенча уза. Мондый программалар буенча беренче лекция «вакыт һәм стресс белән идарә итү» 6 мартта 15:00 сәгатьтә узачак.

Фестиваль берләшмәсендә  QR-код  буенча теркәлергә мөмкин.   Анда чараның бөтен анонслары узачак. 12 мартта индивидуаль катнашучылар өчен  «Интеллектуаль дуэль»  уздырыла. Төп этапка һәм тректан 32 кеше узачак.

 Шулай ук  QR-код  буенча  истәлекле призлар конкурсында  да катнашырга мөмкин.  Моның өчен  берләшмәгә язылырга һәм беркетелгән  постка нинди дә булса комментарий калдырырга кирәк.

Быел  беренче интеллектуаль уеннар «Үз уеның» һәм   «Төп дисциплина»га    142 мәктәп укучысы,  38  махсус урта белем бирү  учреждениеләреннән 38 студент һәм югары уку йортларыннан 60 студент  теркәлде. Алар өчен «Киләчәккә билет – минем горизонтларым» проекты кысаларында  университет лабораторияләренә   профориентацион  экскурсияләр    оештырылды. 

Фестивальне ачу тантанасында  почетлы кунаклар – Татарстан Республикасында Россия  «Белем» җәмгыяте филиалы директоры  Мария Нефедова һәм  Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының психологик һәм профилактик эшләр бүлеге начальнигы  Никита Матвеевлар катнашты.

Фестиваль 30 апрельдә тәмамлана. Призлы урыннарга лаек булган  катнашучыларга КДЭУга укырга кергәндә ЕГЭга 10 балл өстәлә. Ул өч ел дәвамында саклана.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International