Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә яңартылган яшьләр үзәгендә булды

2024 елның 12 марты, сишәмбе

Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә «Креатив процесслар фабрикасы» яңартылган яшьләр үзәгендә булды. Аны ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов озатып йөрде.

М.Горький исемендәге  мәдәният йорты 1954 елда төзелгән. 2023 елның декабрендә масштаблы реконструкциядән соң биредә яшьләр өчен яңа иҗади киңлек ачылды.

Үзәкнең үзәге булып Blackbox тора - концертлар, мастер – класслар, конференцияләр, тренинглар һәм семинарлар үткәрү өчен күп функцияле зал. Бүген биредә Россия халыкларының милли костюмнары нигезендә дизайнер кием брендлары күргәзмәсе узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Әлмәттә яшьләр өчен кызыклы проектлар гамәлгә ашырыла. «Бу үзәктә иҗади яшьләр өчен иҗади идеяләрен һәм проектларын тормышка ашыру өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Киләчәктә сезгә кирәкле күнекмәләр алу бик мөһим. Күп кенә кыз-егетләр инде үзмәшгуль, акча эшли ала. Безнең республикада мондый объектлар мөмкин кадәр күбрәк булырга тиеш», - дип ассызыклады республика Рәисе.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов брендлы полиграфия продукциясе чыгару өчен мини-типографияне, тегү лабораториясен, чүлмәкче остаханәсен, хореография залын, тавыш яздыру студиясен, театр киңлеген карады. Шулай ук Татарстан Рәисе киберспортчылар белән аралашты – биредә алар өчен үзәктә берьюлы 2 зур бина каралган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International