Казанда «Действуй» форумы кысаларында «Белем» җәмгыяте лекторлары чыгыш ясый

2024 елның 12 марты, сишәмбе

Елның төп яшьләр вакыйгаларының берсе илнең һәр субъектында дәвам итәчәк. Бөтендөнья яшьләр фестивале кысаларында «Белем» җәмгыятенең төбәк программасы 10-17 март көннәрендә узачак һәм бөтен Россия буенча яшьләргә фестивальнең турыдан-туры катнашучылары белән бердәмлекне тоярга мөмкинлек бирәчәк.

Программага бер көнлек белем трегы форумнары керәчәк. Илнең барлык төбәкләрендә лекторийлар үтәчәк. Оештырылган программа фестивальнең миссиясе белән тыгыз бәйләнгән:  Россиянең күпполяр дөнья илчесе булган ачык дәүләт буларак образын ныгыту миссиясе. Әлеге моментка 200ләп агарту чаралары әзерләнгән. Алар – чыгышлар, күренекле фән һәм сәнгать әһелләреннән, иҗтимагый һәм дәүләт эшлеклеләреннән, бизнес вәкилләреннән, күренекле спортсменнардан һ.б. экспертлардан мастер-класслар.

Әйтик, Казанда 13 мартта Бөтендөнья яшьләр фестиваленең региональ программасы кысаларында «Белем» җәмгыяте лекторы, Дәүләт Думасының яшьләр сәясәте буенча эксперт советы әгъзасы, Яшь эшмәкәрләр клубы вице-президенты Бизнес Гарри Мурадян, Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе урынбасары  - Кадрлар идарәсе башлыгы Ирина Бочкова һәм Татарстан Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары «Действуй!» форумында катнашалар.  

Чакырылган эксперт Гарри Мурадян форумда катнашучыларны уңышлы карьераның тактикасы һәм стратегиясе турында сөйләячәк. Ирина Бочкова муниципалитетларга талантлы яшьләрне җәлеп итү юллары белән уртаклашачак. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International